Россия Федерациясе Хезмәт кодексы нигезендә, Халыклар бердәмлеге көнендә эшләгән өчен кимендә икеләтә түләнергә тиеш. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Арттырылган түләү ял көнендә яки эшләми торган бәйрәм көнендә эшләгән сәгатьләре өчен барлык хезмәткәрләргә дә каралган.
Шул ук вакытта мондый көннәрдә эшләгән өчен түләүнең конкрет күләме коллектив килешү, профсоюз фикерен исәпкә алып локаль норматив актлар яки индивидуаль хезмәт килешүе шартлары белән билгеләнергә мөмкин.