news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бүген Дүртөйледә өч өй, биш техника янып беткән, ике кеше имгәнгән

news_top
Бүген Дүртөйледә өч өй, биш техника янып беткән, ике кеше имгәнгән
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru

Бүген Башкортстанның Дүртөйле авылында иртәнге якта 3 өй, 5 техника янып бетә, 2 кеше имгәнә. Бу турыда «Башинформ» Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итте.

Янгын Урман урамында була. Коткаручылар килгәнче 63 яшьлек хатын һәм ир утны үзләре сүндереп маташа. Алар пешә, ис тиеп агуланалар. Бу кешеләрне хастаханәгә китергәннәр.

Урынга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Роснефть янгын сүндерүчеләре, якындагы 3 авылдан ирекле янгын сүндерүчеләр килгән. Алар ут эченнән 2 пропан һәм 1 кислород баллоны алып чыккан.

Янгынны 1,5 сәгатьтән сүндергәннәр. Шулай итеп 3 торак йорт, гараж, мунча, каралты-куралар, шуларның берсендә 2 мотоблок, 3 мотоцикл янып бетә.

Янгын сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар