Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махачкалада шартлау нәтиҗәсендә үлүчеләр саны 35кә җитте

news_top_970_100

Кичә төнлә Махачкалада «Глобус» сәүдә үзәге янындагы автосервис бинасында шартлау булды. Шартлаудан соң ут ягулык салу станциясенә, ә аннары берничә автомобильгә күчкән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 105 кеше зыян күргән, шуларның 35е һәлак булган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 70тән артык хезмәткәре Махачкалада янгын урынында корылмаларны тикшерүне һәм зыян күрүчеләрне эзләүне дәвам итә.

15 август Дагыстанда матәм көне дип игълан ителде. Республиканың бөтен территориясендә дәүләт әләмнәре төшерелде, мәдәният учреждениеләре һәм телеканаллар күңел ачу чаралары һәм тапшырулар күрсәтмәде.

Дагыстан Республикасы Хөкүмәте рәисе Абдулмөслим Абдулмөслимов медицина хезмәткәрләренә, коткаручыларга һәм үз теләкләре белән булышучыларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Һәлак булганнарның гаиләләренә һәм барлык зыян күрүчеләргә Резерв фондыннан матди ярдәм бүлеп биреләчәк.

Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дагыстан башлыгы Сергей Меликовка кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100