news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бүген Черек күлдә «Җырлы сишәмбе» кичәсенә Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов килә

news_top

18 август көнне Казанда «Черек күл» паркының амфитеатрында Казан мэриясе тарафыннан оештырыла торган «Җырлы сишәмбе» проектының чираттагы чарасы үткәрелә.

Кичәгә кунаклар буларак Татарстанның атказанган артисткасы Ләйсән Гимаева һәм популяр алып баручы Булат Бәйрәмов чакырылган. Очрашуда катнашучылар гитарага кушылып төрле еллардагы популяр татар җырларын, шул исәптән Ләйсән Гимаева башкаруында танылган «Яшьлегем чишмәләре» хитын җырлаячак.

Программага шулай ук татар халык җырлары, төрле чорга караган хитлар кертелгән. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итә.

Җәйге чара 18:30 сәгатьтә башлана һәм бушлай оештырыла.

«Җырлы сишәмбе» – ул Казан мэриясенең бергәләп татар җырларын җырларга теләүче шәһәр халкын берләштерә торган җәйге проекты. Очрашулар һәр сишәмбе көнне шәһәрнең төрле мәйданчыкларында үзгә бер җылылык белән үтә, ди оештыручылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар