news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бүген «Черек күл» паркында «Хорлы караоке» узачак: бергә җырларга килегез

news_top

Бүген, 30 июньдә, «Черек күл» паркында яңа төр җырлы кичә – «Хорлы караоке» узачак. Кичәнең махсус кунагы – Татарстанның халык артисты Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгенге кичтә хор саф һавада халык тарафыннан яратып җырлана торган җырларны башкарачак. Һәр тамашачы зур шәһәр хорының бер өлеше була алсын өчен җырларның сүзләре экранда күрсәтелеп барачак.

Чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында уздырыла.

Җыр сәнгатен сөючеләрне паркның амфитеатрында көтәләр.

«Хорлы караоке» 20:00 сәгатьтә башлана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар