news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бүген «Бию көрәше» бәйгесе финалы була, төп приз – 150 мең сум

news_top

Бүген, 27 августта, 18:00 сәгатьтә Казанның Кабан күле буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының йомгаклау чарасы буларак «Бию көрәше» бәйгесе уздырыла. 150 мең сум күләмендә акчалата бүләк каралган көрәштә җәйге остаханәләр барышында һәм онлайн-теркәлү аша сайлап алынган егерме финалист көч сынаша, дип хәбәр итә Тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Финалистларны – биюче-һәвәскәрләрне, профессионалларны – берничә сынау көтә, аларның һәрберсендә импровизация, төп хәрәкәтләрне белү, сыгылмалык, тапкырлык һәм харизма бәяләнәчәк. Шунысы мөһим, тамашачыларның да фикере исәпкә алына, алар быел да соңгы турда җиңүчене алкышлар ярдәмендә сайлап алачак. Финалга узган һәр катнашучыга проект символикасы төшерелгән истәлекле бүләкләр тапшырыла.

Төп ярыштан тыш, бәйрәм чарасына килгән балалар өчен шулай ук призлы бәйге оештырыла.

Өч ай дәвамында барлыгы 9 остаханә узган, аларның һәрберсенә 400–500 кеше килгән. Гомумән алганда, проект 5 меңгә якын тамашачыны һәм катнашучыны берләштергән.

Җәйнең көтелгән бию вакыйгасын «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының кураторы Алсу Мәгъсүмҗанова, популяр алып баручы Рүзәл Әхмәдиев, Татарстанның һәм Башкорстанның халык артисты Җәвит Шакиров алып бара. Чакырылган кунаклар арасында – Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Зөлфия Шакирова, җырчылар Алинә һәм Азат Кәримовлар, күпләргә Шәрәпҗан буларак таныш булган юмор остасы Рамил Шәрәпов, Татарстанның атказанган артисты, баянчы Ринат Вәлиев һ.б.

Тамаша Камал театры артындагы мәйданчыкта уздырыла.

«Бию көрәше» проекты Казан мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халык вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар