«Бүген без һөҗүмгә чыгабыз, бүген «өчйөзенче»ләр булачак»: Донбасстан репортаж
Донбасстагы конфликтның беренче көннәреннән алып сугышта булган кешеләр бүген ничек яши? Сугышчыларга ярдәм итүче волонтерларның тормышы ничек бара? Сугыш тарихларда һәм кешеләрдә – «Татар-информ» командасының Донбасс командировкасыннан чираттагы репортажы.
«Татар-информ», Казаннан килгән волонтер Мария Ефремова ярдәме белән, әле күптән түгел Луганскиның Халык милициясенә караган Чистяков бригадасының мотоукчылар батальоны сугышчылары белән танышты.
Казандагы Серафим Саровский гыйбадәтханәсенә йөргән һәм фотограф, православие волонтеры Мария 15 елдан артык кешеләргә ярдәм итә. Узган елның көзендә ул очраклы рәвештә Донбасска китә – гуманитар экспедицияләрнең берсендә машина йөртүче һәм фотограф була.
«Мин бу сәяхәткә бик тырышып әзерләндем. Догалар укыдым. Без медвзводка килдек, һәм монда күргәннәрем шаккатырлык иде. Бу бинада, төгәлрәге, бинаның хәрабәләрендә кемдер яшәвен күз алдына китереп булмый иде. Яшәү генә дә түгел, ә чын хирургия операцияләре ясау. Ә без килгән төндә бик авыр яраланучылар бар иде», – дип искә ала батальон белән танышуын Мария Ефремова.
Ул вакытта батальон Попаснаяда иде, бу шәһәр турында, төгәлрәге, аннан ни калуы турында мин киләсе репортажда сөйләрмен.
«Мин, иң беренче итеп, өстәл тирәсендәге кешеләрне күреп алдым. Өстәлдә кеше ята иде, ул кан эчендә, пешкән. Һәм аңа ниндидер прожекторның начар яктылыгында ярдәм күрсәттеләр. Кайтканда, мин юл буе уйлап кайттым. Һәм аларга ярдәм итәргә булдым. Мин аларга кирәкле әйберләрен сатып алып ярдәм итә алам, дип уйладым», – дип сөйли Мария.
Мария үз-үзенә биргән вәгъдәсен үти. Безнең өчен беренче булган бу сәфәр аның өчен инде дүртенчесе. Беренче эш итеп, ул батальон медикларына хирургия лампасы алып килә. Аннары яралыларны эвакуацияләү өчен «УАЗ» машинасы, медикаментлар, мичләр, дизель-генератор, ноутбук, пычкылар – барысын да санап бетерерлек түгел.
«Лисичанск өчен сугыш, мондагы теләсә кайсы торак пункттагы кебек үк, авыр булды»
Без батальонга килгәндә, ул Лисичанск янындагы кечкенә шәһәрләрнең берсендә иде. Хәрбиләр әйтүенчә, махсус хәрби операция зонасында алар беренче көннән үк. Ул Донбасстагы конфликтның беренче көннәреннән үк сугыша.
«Батальон 2015 елдан бирле сугыша. Ул Донецк халык республикасындагы Торез шәһәрендә оешкан. Анда, нигездә, төрле һөнәр ияләре – шахтерлар, машина йөртүчеләр, завод һәм фабрика хезмәткәрләре. Профессиональ хәрбиләр бик аз. Алар – 2014 елда Ватаннарын якларга барган кешеләр, аннары алар батальонда калганнар», – дип сөйләде штаб башлыгы урынбасары Владимир Клещев.
Әлеге батальон хәрбиләре Рубежное, Северодонецк, Лисичанскны азат итәләр, хәзер чираттагы торак пунктны штурмлыйлар.
«Лисичанск өчен сугыш, мондагы теләсә кайсы торак пункттагы кебек үк, авыр булды. Без, ул вакытта халык милициясе буларак, ирекле бүлекчәләр белән хезмәттәшлек иттек, РФ Кораллы көчләре белән штурмны уңышлы төгәлләдек һәм Лисичанскины тулысынча алдык. Безнең батальон өчен иң авыры Рубежныйда булды. Чөнки без ул вакытта гамәлләр тактикасын тулысынча үзгәрттек. Моңа кадәр без Рубежный янында идек, анда урман массивлары күп, оборона да, һөҗүм дә башкачарак иде. Ә Рубежныйда урам сугышлары тактикасына күчәргә кирәк иде. Шуңа күрә безгә анда иң авыры булды, алга таба җиңеләйде», – дип искә алды штаб башлыгы урынбасары.
«Ни өчен сугышка киттем? Туйдым. 8 ел шундый халәттә»
Батальонның медвзводы гадәти торак йортта урнашкан. Монда хәрбиләр булуын шунда ук аңлап та булмый. Эчтә җылы һәм якты – генераторга рәхмәт. Су, бәдрәф, ашарга пешерү һәм йокы урыннары бар.
Урамнан керүгә үк, зур бүлмәдә хирургия кушеткасы тора, аның өстендә чын хирургия лампасы – аңа акчаны татарстанлылар җыйган, һәм медикларга Маша Ефремова алып килгән.
Яраланган хәрбиләрне алгы сызыктан эвакуация төркемнәре нәкъ менә бирегә, медвзводка алып киләләр. Моннан фронт сызыгына кадәр ераклык 6 чакрым чамасы. Биредә яралыларга беренче медицина ярдәме күрсәтәләр, аннан госпитальгә алып китәләр.
Фельдшер Слава – махсус хәрби операциядә беренче көннән.
«18 февральдә телевизордан Пасечник: «Кулларында корал тота ала торган ирләр...» – дип әйтә башлаган иде, күрәсең, алар инде белгәннәр. Һәм мин киттем. Үзем», – дип искә төшерә Слава.
Ул Луганск өлкәсенең Свердловск шәһәрендә туган һәм үскән, хәзер Ростов өлкәсендә яши. Беренче һөнәре буенча – «ашыгыч ярдәм» фельдшеры, ләкин 22 ел шахтада эшләгән.
«Менә пенсия җитте, балык тотулар, улым үсә, кызлар инде олы – яшә генә. Ни өчен сугышка киттем? Туйдым. 8 ел шундый халәттә», – дип җавап бирә Слава.
Саша, бу 8 елда нәрсә булды, дип сорыйлар?
Нәрсә булсын? Ачлык, салкынлык һәм җимереклек...
Славага батальонда үзенең иң беренче һөнәрен исенә төшерергә туры килә. Алгы сызыкта ул бик кирәк булып чыга.
«Миңа «икейөзенче»не алып килделәр, сүндерегез»
«Барысы белән дә очрашырга туры килә – ампутацияләр, еш кына мина-шартлаткыч җәрәхәтләре. Пуля яралары, мөгаен, 2 процент кынадыр. Бу – артиллерия сугышы. Кыйпылчык яралары. Куллар, аяк табаннары өзелү – бик күп очрый. Менә бүген бер егет үлде. Дроннан окопка мина ташлаганнар. Бер хәрбине коткардылар, ә икенчесен шунда ук эвакуацияли алмаганнар – кулы өзелеп, бик күп кан югалткан», – дип сөйли Слава.
Чираттагы соравымны бирәм, Слава миңа җавап бирмичә, тышкы яктагы тавышны тыңлый.
«Миңа «икейөзенче»не китерделәр, сүндерегез...» – дип, сөйләшүебезне өзә.
Өй янына машина килеп туктады – нинди икәне билгесез, тәрәзәләр куркынычсызлык өчен пәрдәләр белән капланган, әмма, тавышы буенча, авыр хәрби техникага охшаган. Слава бушлатын киеп чыгып китте.
Медбүлмәгә һәлак булучыны алып килгән 3 хәрби керде. Алар аның соңгы минутларында үзе белән булган әйберләрен алып керделәр. Барысын да кушеткага куйдылар... Телефон, акча, мамык таякчылары, тагып йөргән тәресе... Бу – шундый сәер: кеше юк, ә әйберләр – менә алар, аның куллары белән пөхтәләп җыеп куелган...
Аның әйберләрен әнисе һәм хатынына җибәрәчәкләр. Хәрбигә 45 яшь булган.
Хәрбине алып килүчеләр сөйләвенчә, 2 хәрби утырган окопка мина очып килгән. «Берсе кыйпылчыклар белән яраланды, икенчесенең кулы өзелде. Аны шунда ук чыгара алмадык – эвакуацияне булдырмас өчен ата башладылар. Кадерле вакыт югалды, хәрби үлде», – диләр һәлак булган сугышчының иптәшләре.
Фельдшер Слава документны тутырды, һәм егетне, соңгы юлга озату өчен, өенә алып киттеләр.
«Беркем дә «ниндидер батырлык эшлим» дип уйламый, алар шахтадагы кебек – бара һәм эшли»
Штаб начальнигы урынбасары сүзләренчә, Рубежныйдан соң җиңелрәк булган – хәрбиләрнең тәҗрибәсе арткан. Шуңа күрә батальонның югалтулары да кимегән.
«Суровикин билгеләнгәннән соң, барлык гамәлләр кырысланды. Әмма бу вакытка шәһәрләрдә тыныч халык саны да кимеде – кешеләрнең бер өлеше безнең якка, бер өлеше Украинага китте. Шәһәрләрдә, нигездә, хәрбиләр, элеккеге кебек, максатларны җентекләп сайларга кирәкми. Артиллерия, реактив артиллерия, авиация ешрак кулланыла башлады. Махсус хәрби операция башланган вакыт белән чагыштырып карасак, безгә хәзер җиңелрәк. Беренчедән, кешеләр ияләнде. Операция башында алар нинди сугышчы булсын: аларны 1 ай әзерләделәр, 1 ай эчендә нәрсәгә өйрәтеп була? Автомат җыеп сүтәргә, магазинга пуля тутырырга, иң гади күнекмәләргә. Хәзер инде кешеләр сугышны күрде, барысы да башкача», – ди Владимир Клещев.
Сугышчылар сөйләвенчә, штаб начальнигы урынбасары Владимир Клещев, ягъни Леонидыч (хәрбиләр аңа шулай эндәшә), махсус операция башында батальон командиры булган. Ул һәрвакыт үзенең сугышчылары янында була.
«Ул безнең беләсезме нинди? Дөньякүләм! Әтиебез кебек. Аның бер сүзе безнең өчен закон», – диләр аның турында сугышчылар.
Авыр яраланып, аннан терелгәннән соң, Владимир Леонидович комбат вазифасыннан китә, әмма егетләрен калдырмый. Ходай аңа сәламәтлек бирсен, ул сугышның соңгы көненә кадәр алар белән булачак.
«Безнең сугышчылар – гражданкада иң гади егетләр иде, гади эшчеләр. Ләкин алар монда килгәч, берничә бәрелештә катнаштылар һәм мондагы хәлне аңладылар. Без аларны сугышка «тибеп» җибәрмибез, монда барысы да үз теләге белән. Алар үз эшләрен башкаралар. Анда беркем дә «ниндидер батырлык эшлим» дип уйламый. Алар шахтадагы кебек – анда күмер ватсалар, монда да шулай. Сугыш башланганда, алар әле бер-берсен белми иде. Хәзер инде дуслашып беттеләр, һәм һәркем үзе өчен генә түгел, ә иптәше өчен дә җавап бирә», – дип сөйли үз егетләре турында элеккеге комбат.
Владимир Леонидович белән сөйләшүдән аңлавымча: кешеләрдән дә кыйммәт нәрсә юк. Ополчениедан килүчеләр, баштан ук сугышучылар, әлбәттә инде, кыю бүреләр кебек. Махсус хәрби операция башлангач мобилизацияләнгәннәр дә хәзер бар нәрсәгә өйрәнгәннәр.
«Ышанычлы егетләр. Һәрберсенә таянып була. Башта алар белән «чылбырда» йөрергә кирәк иде, алар бернәрсә дә белмиләр иде. Кешеләр кайчандыр Бөек Ватан сугышы турында ниндидер фильмнар караган, әмма бу – берни дә бирми бит. Ә хәзер мөстәкыйль эшли алалар: штурм төркемнәре дә, бүлекчәләрнең командирлары да. Беркемгә дә 2 тапкыр кабатларга кирәкми. Хәзер безнең төп бурыч – егетләребезнең тормышын саклап калу. Без терәк пунктларны саклык белән алырга тырышабыз», – дип аңлата Владимир Клещев.
Леонидич чыннан да әтиләре кебек: һәркем янына килеп нәрсәдер сорый, күңелен күтәрә, җилкәсен кагып куя, шаяртып ала.
«Үлүчеләрне озату бик авыр. Ләкин, ни кызганыч, бу – безнең көндәлек тормыш. Югалтулар булуга без әзер торабыз. Иң авыры – туганнары белән сөйләшү. Аларның ирен, улын, абыйсын саклап кала алмауны аңлату – иң авыры», – ди Владимир Леонидович.
Аның белән сөйләшкәндә, «комбат-батяня, батяня-комбат» җыры сүзләре исемә төшә. Менә ул – чып-чын. Ярдәм итәчәк, каплаячак, һәм хәзерге вакытта аның нинди вазифада булуы мөһим түгел.
«Улыма минем өчен оят булмавын телим»
Сөйләшкәндә, рация буенча: «өчйөзенче» – монда да, барлык сугышлардагы кебек, яралыларны шулай атыйлар.
Эвакуация төркеме сугышчыны алып килә. Тагын дроннан граната атканнар, аркасы һәм башы кыйпылчыклар белән яраланган. Ир-ат үзе йөри алырлык хәлдә. Бәхеткә, кыйпылчыклар кечкенә булган. Шулай да аның киеме канда. Медвзвод егетләре барлык җәрәхәтләрне дә эшкәртә, пластырь белән ябыштыра. Ул алгы сызыкка кире кайта.
«Суровикин килгәч, бездә артиллерия сугышы башланды, 5-6 тапкырга яралылар саны кимеде. Мин үзем шундый нәтиҗә ясадым, чынбарлыкта ничектер, анысын белмим. Ә гомумән, көнгә бер генә булмый, 10 да, 30 да була», – дип сөйли фельдшер Слава.
Яралылар юк вакытта, Слава безгә хуҗалыгын күрсәтте. Медикаментлар белән ап-ак стеллажлар. Барысы да категория буенча тезелгән. Бәйләү материалы аерым, реанимация препаратлары аерым һ.б.
«Хәзер дарулар җитәрлек, ә башлаганда, без урманда идек, 3 сумкабыз бар иде. Һәм шундый салкыннар иде, «Бетадин» катып карга әверелә иде – шундый дезинфекцияләүче эремә. Монда – яраларны бәйләү әйберләре, монда – инфузия, катетерлар. Хәзер бөтен нәрсә дә бар, дип әйтә алабыз. Моның барысы да – Маша һәм аның кебекләр ярдәме белән. Алар безгә ярдәмгә медикаментлар алып киләләр», – дип сөйли Слава.
Ул хирургия лампасының ничек якты януын күрсәтә. Бала яңа уенчыкка шатланган кебек сөенә.
«Бу лампага акчаны Казан кешеләре җыйган, Маша алып килде. Мондый ярдәм өчен бик зур рәхмәт. Чын хирургия лампасы. Нинди катлаулы операцияне ясый алыр идем? Аппендицитка ясыйм. Әгәр дә вакыт җитәрлек булса һәм башта, күз алмасында, нерв системасы янында булмаса, кыйпылчыкларны үзебез чыгарырга тырышабыз. Минем магнит бар – әгәр кыйпылчык якында булса, тартып алып була. Хастаханәләрдә яралылар бик күп, кайчагында кыйпылчыклар белән кайталар, кеше күп булганга, аларны алып өлгерә алмыйлар», – дип сөйли Слава.
Бу өстәлгә, даими рәвештә, аяк-куллары өзелгән сугышчылар эләгә. Биредә авыртуны басалар, кан агуны туктаталар һәм госпитальгә озаталар.
«Бу айларда иң истә калганы нәрсә?»
«Беренче көрәш истә калды. Курку түгел, курку юк иде. Улыма 15 яшь тулды, ул минем спорт белән шөгыльләнә, йөзә, Олимпия чемпионы булырга хыяллана. Мин улыма минем өчен оят булмавын телим».
«Ни өчен сугышка киттегез, дип сорадыгыз? Улым өчен киттем. Мин монда вакытта, бу ел эчендә абыем хәбәрсез югалды, ул рота командиры иде, әтием үлде. Әниемә 84 яшь, мин – аның бердәнбер якыны. Минем хәтта белешмәләрем дә бар. Бердәнбер опекун икәнемне күрсәтеп, бөтен белешмәләрне куеп рапорт яза алам. Миңа каршы килмәсләр дә, дип уйлыйм. Тик мин инде 1 ел – алар белән иңгә-иң... Мин бу белешмәләрне беркемгә күрсәтмәдем дә».
«Әни һәрвакыт сорый, ә мин «әни, әлегә юк» дип җавап бирәм. Ул көтә, берүзе».
«Монда 4-5 баласы булып та сугышучылар бар».
«Бүген без һөҗүмгә чыгабыз, бүген «өчйөзенче»ләр булачак»
Медвзводта 17 яшьлек мопс Бим исемле эт яши. Бу – взвод командирының эте. Әнисе үлгәннән соң, ул аны сугышка алып килгән. Эт саңгырау һәм бик начар күрә. Ул һәрвакыт тук һәм мич янында йоклый. Сугышчыларны каршы ала, тушенка ашый.
Ася исемле песи дә бар, аны Попаснаяда табып алганнар. Ася тиздән әни булачак.
Әгәр дә тәрәзә артындагы канонада тавышыннан бер секундка читкә юнәлсәң, сугыш юк та кебек – җылы мичтә утын яна, аның өстендә чәйнек, аяк арасында эт белән мәче уралып йөри. Ләкин менә тагын шартлау тавышы, һәм монда сугыш барганын исеңә төшерәсең. Берничә чакрым ераклыкта гына сугыш бара.
«Бүген без һөҗүмгә чыгабыз, бүген «өчйөзенче»ләр булачак», – дип куйды медвзвод сугышчыларының берсе. Яраланганнарны монда теләсә кайсы вакытта кабул итәргә әзер торалар.
Димага 21 яшь, ул инде – медвзвод бүлеге командиры. Медикларга эләгер алдыннан минометчик була, алгы сафта сугыша, 8 контузия кичерә.
«Хатын-кызларга сугышта урын юк. Сугышта гомумән эш юк, хатын-кызларга – бигрәк тә. Сугыштан соң ни белән шөгыльләнәчәгемне белмим, бәлки, табибка укырга барырмын», – дип сөйләшәбез Дима белән, чираттагы яралыны китергән арада. Аның турында мәгълүмат рация аша тапшырылды.
Сугышчыга 52 яшь, янәшәсендә мина шартлаган, егылган, борын сөякләренең ябык сыну җәрәхәтләре, баш сөяге җәрәхәтләре алган.
Ирне кушеткага салалар. Аның аяклары калтырый. Табиблар аның белән сөйләшә, күрәсең, ул үзе дә чагыштырмача җиңел яралануына ышана алмый – куллары һәм аяклары исән, тирән җәрәхәтләре юк. Шулай да аның йөзе канга баткан. Медвзвод командиры Руслан җитәкчелегендә табиблар аңа ярдәм күрсәтә. Яралыга система куялар.
«Командирыбыз бик тәҗрибәле, белемле. Ул, кайвакыт, сугышчыларны коткарганда могҗизалар тудыра», – дип сөйлиләр Руслан турында, аның кул астында эшләүчеләр.
«Сугыштан соң улым белән диңгезгә барасым килә, матур күлмәк киясем килә»
Ольга – батальондагы берничә хатын-кызның берсе. Сугышка кадәр Горловка шәһәрендә яши, ә батальонда ул 2018 елдан алып. Аның хикәясен монолог итеп бирергә телим: монда уйланырлык нәрсәләр бар.
«Мин 2014 елда ук барырга теләдем, әмма улым кечкенә иде, аны калдырып китү бик кызганыч һәм куркыныч иде. Ә аннары, 2018 елда, танышлар шалтыратып, табибларга ярдәм итү мөмкинлеге барлыгын әйттеләр, фикереңне үзгәртмәдеңме, дип сорадылар. Минем медицина белемем юк, үзем өйрәнгән кадәр генә. Анда өйрәнерсең, диделәр. Шул вакыттан бирле батальон белән алгы сызыкта, хәрби бәрелешләр линиясендә тордык. Ә аннары махсус хәрби операция башлангач, киттек.
Ни өчен сугышка барырга булдым? Күңелгә тиде. Телевизорны кабызасың, карыйсың, анда без мәйданда сикергән дип сөйлиләр, ә Донбасс анда бөтенләй бармады. Шахтерларны басып торырга алып бардылар һәм кире алып кайттылар. Безгә: «Сез үзегез үз шәһәрләрегезгә атасыз!» – дип кычкыралар, гәрчә кайдан атылганы күренсә дә – алар басып торган урыннан. Без сезнең хакимиятне теләмибез, без сезнең янга килмәдек. Без Янукович вакытында да яхшы яшәдек. Алар яхшырак та яшәделәр һәм барыбер безне гаепләделәр. Янукович вакытында мин баламны елга 2 тапкыр диңгезгә алып бара, өченче тапкыр әбисе белән җибәрә ала идем. Барыбызга да яхшы иде. Ә аларның Европага «сикерәселәре» килде.
Иң куркынычы нәрсә иде? 2018 елда без алгы сызыкта басып торганда, дошманны бәрелешләр сызыгында күзәттек. Без һөҗүм итмәдек, берни дә эшләмәдек, ә алар кырларны яндыралар – мескен егетләр янгынны сүндерергә йөгерә һәм миналарда шартлый. Хәрби бәрелешләр дә булмады кебек, ә корбаннар булды. Снайперлар чыгып ата. Егет су буйлап бара, ул аны атып үтерә. Яисә кулларда төзәлми торган җәрәхәтләр барлыкка килә, барысы да деформацияләнә. Бер егет килгән генә иде, хәрби бәрелеш сызыгына китте, анда җәрәхәтләр алды, һәм ул берничек тә дәваланмый.
Монда инде яралыларга күнектем, ә анда һәркем өчен борчыла идем. Кайгырасың, аңа моны күрсәтмәскә, аның ничек тә булса күңелен күтәрергә тырышасың. Хәзер барысы да автоматта. Үз-үзеңә ябыласың, авыртуны күрсәтмисең, аңа авыррак икәнен беләсең. Шулай да авыр. «Өчйөзенче» булса, исән калыр, дип өметләнәсең. Аяксыз булса да, инвалид булып калса да, әмма исән булачак. Ә «икейөзенче»...
Улыма 18 яшь. Шалтыратышып торабыз. Аның сугышка эләкмәве турында хыялланам.
Маршка чыккан вакытта бик авыр иде. Беркем берни белми, һәркем үзе өчен. Үзләре берни аңламый, һәм мин монда – хатын-кыз. Әлбәттә, бик борчымаска тырыштым. Хәзер егетләр һәрчак ярдәм итә, алар янәшәсендә хатын-кыз булуын аңлыйлар. Барыбер авыр. Иң мөһиме – янәшәңдә шаяртып кына булса да ярдәм итүче егетләр булу.
Егетләр һәрвакыт душка керә. Юынырга, керләрне юарга мөмкинлек һәрвакыт бар.
Сугыштан соң диңгезгә барасым килә, улым белән. Матур күлмәк киясем килә. Күлмәкне соңгы тапкыр ел ярым элек кигән идем.
Менә тырнаклар ясар өчен аппарат сатып алдым, мин бит, ни дисәң дә, хатын-кыз. Үзем белән йөртәм. Кичен кремнар сөртәм, тыныч вакытны искә төшерәсем килә.
Сугыштан арыдык, барысы да арыдылар, барысы да моның тизрәк бетүен көтә. Без, һичшиксез, җиңәчәкбез. Вакыт машинасы булса, үткәнгә кайтыр идем, Зеленскийның йөзенә сугып кайтыр идем. Бертуктаусыз оятсыз рәвештә экранга карап, ялган сөйләүләре калтырата. Ә анда яшәүчеләр карыйлар һәм ышаналар. Без аларның территориясенә кермәдек, алар безгә килделәр!»
«Аларга безнең кешеләр кирәкми, аларга территория кирәк, әмма җиңү безнеке булачак»
«Кайчан да булса Украина белән сугышырга туры киләчәк, дип уйлаганың булдымы» дигән сорауга штаб башлыгы урынбасары Владимир Клещев «һичшиксез, юк» дип җавап бирә. Ул кайчандыр совет мәктәбендә укыган, СССРда хәрби училищега укырга кергән, Советлар берлегенең төрле нокталарыннан һәм төрле милләттән булган егетләр белән бергә хезмәт итә башлаган.
«Украина белән сугышу турында беркайчан да уйламадык. Без бит үзебезне бер халык итеп күрсәттек: рус, украин, белоруслар – без беркайчан да бүленмәдек. Мин, милләтем буенча рус булсам да, 2нче сыйныфтан украин телен өйрәндем. Монда эш халыкта түгел, монда эш – ил җитәкчелегендә. Безгә каршы сугышучылар арасында ялланган кешеләр бик күп. Соледарский юнәлешендә, гомумән, поляклар гына иде. Монда радиоперехватлар буенча Украина халкы безгә каршы сугыша. Соледарда – ялланган кешеләр, Артемовскида – ялланган кешеләр. Гомумән, ялланып сугышучылар бик күп. Украина халкы бит чиксез түгел, әлбәттә, халык бетә», – дип сөйли Владимир Клещев.
Батальонда Россиянең төрле төбәкләреннән үз теләкләре белән килүчеләр дә бар, хәтта татар да бар, әмма бу юлы аның белән күрешеп, сөйләшеп булмады – ул һәрвакыт диярлек алгы сызыкта.
«Безнең кешеләр, йортларыбызга килеп һөҗүм итмәсеннәр өчен, дошманны мөмкин кадәр алга этәрергә кирәклеген аңлый. Сугышчылар – монда, аларның гаиләләре анда, димәк, аларга бездәгедән куркынычрак булып чыга. Без, ичмасам, әзер, бездә каскалар, бронежилетлар бар, кайдан, нәрсә очып килгәнен ишетәбез, аңлыйбыз. Ә анда гади гражданнар йөри, һәм аларны ракеталар белән аталар – бу ничек була? Кешелексезлек. Безнең бурыч – дошманны Россия территориясеннән, регионнарыбыздан мөмкин кадәр ерагракка этәрү, Донецкига җиңелрәк булсын өчен, Лисичанскига очмасыннар өчен, Алчевскига, Стахановларга…»
«Аларга безнең кешеләр кирәкми. Аларга безнең кешеләр кирәк булса, алар гади халыкка ракеталар атмас иде. Димәк, территория кирәк, димәк, без территорияне яклаячакбыз. Ә алга таба без Украинаның ниндидер өлеше кирәк булганга түгел, ә ракета һөҗүмнәрен туктату өчен барабыз. Без җиңелмәячәкбез. Тактик күзлектән караганда, әлегә без ышанычлы рәвештә алга барабыз, дип әйтә алам. Әлбәттә, җиңү безнеке булачак! Безнең эшебез дөрес, шуңа күрә Җиңү безнеке булачак!» – ди штаб башлыгы урынбасары.
«Безнең, волонтерларның, үз фронты, ул – безнең йөрәкләрдә»
Маша, окоп мичләре, битлек-халатлар, келәмнәр һәм йокы капчыклары, бензопычкылардан торган йөген бушатып һәм алып килгән пикапны сугышчыларга тапшырганнан соң, яңа заказ җыя башлый. Ул битараф булмаган татарстанлылар акчасына сатып алынган яңа ярдәм белән тиздән бирегә кабат әйләнеп кайтачагын төгәл белә.
«Мин бу батальон тормышына кереп чумдым. Мин гел анда яшим кебек, ә монда – тыныч тормышка – беразга гына килеп китәм. Минем гаиләм дә боларның барысында да катнаша – өйдә хәрби атрибутика, бүлмәләрдә түшәмгә кадәр гуманитар ярдәм өелгән, машинада да тора. Безнең, волонтерларның да үз фронты бар – ул безнең йөрәкләрдә. Без ярдәм итә торган бүлекчәләргә берегәбез, алар тормышы белән яшибез. Башкача мөмкин түгел», – дип сөйли волонтер Мария Ефремова.
«Моңа кадәр булган тормыш кайдадыр еракта калды», – ди Маша.
«Мин Донбассны яклаучыларга булышырга телим. Үз җирләрен яклый башлап, хәзер бөтен Россияне яклаучыларга. Алар – безнең илебезнең калканы. Сугышчыларның рәхмәте ерактан ук сизелә. Алар бу ярдәм өчен бик рәхмәтле, туктарга инде мөмкин түгел. Минем бөтен тормышым үзгәрде. Хәзер миңа бик күп кеше ярдәм итә. Без сугышчыларга булышачакбыз, һәм беркөнне бу – безнең уртак җиңүебез булачак!»