30 сентябрьдә, бүген, Дагыстанның Хутрах авылында көндезге 3ләр тирәсендә кыска ялганыш аркасында 2 йортка ут каба. Ут шулкадәр тиз тарала, хәзерге вакытта 20 өй яна. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.
Республика буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, янгын сүндерүдә коткаручылар һәм биредә яшәүчеләр катнаша. Прокуратура тикшерү башлаган. Урынга хокук саклаучылар килгән.
Хәзерге вакытта 8 йорт тулысынча янып бетүе билгеле. Калганнарын саклап калу өчен янгын сүндерүчеләр тырыша. Янгын 800 квадрат метр мәйданга таралган.
Республика башлыгы Сергей Меликов югалган милекне тергезү өчен ярдәм итәргә ышандырган.
«Мондый очраклар безнең бердәмлекне күрсәтә. Янгын сүндерүчеләргә ярдәмгә биредә яшәүче 500ләп кеше килде. Янгын локальләштерелде. Әлбәттә, ул эзсез узмады. Ләкин иң мөһиме – кешеләр исән. Милекне, һичшиксез, уртак көч белән тергезербез. Барыгызга да белгечләргә ярдәм итәргә сорыйм, шул исәптән документлары җыешуда», – ди ул.
Соңрак РИА Новости хәбәр иткәнчә, янгында кешеләргә зыян килмәгән. Бу турыда агентлыкка район администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр иткән.
«Янгында зыян күрүчеләр юк», – дигән агентлык чыганагы.
Ул янып беткән барлык корылмаларның торак йортлар булуын да әйткән.