Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бүген Байден Якын Көнчыгышта сугыш операциясе башларга ниятли — «Sky News» телеканалы

news_top_970_100
Бүген Байден Якын Көнчыгышта сугыш операциясе башларга ниятли — «Sky News» телеканалы

АКШ президенты Джо Байден бүген Якын Көнчыгышта зур сугыш операциясе турында игълан итәргә ниятли, дип яза Британиянең Sky News телеканалы

«Мөгаен, бу – аның (Байденның) президентлыгы чорындагы иң әһәмиятле карардыр», – дип яза «Sky News» баш мөхәррире Доминик Вагхорн.

Сугыш операциясенең сылтавы – Иорданиядә чүлдәге палаткада йоклап яткан АКШ солдатларына дрон белән һөҗүм итү. Бу һөҗүм нәтиҗәсендә 3 АКШ солдаты һәлак булды. Бу дрон, мөгаен, Гыйрак территориясеннән Иран махсус хезмәтләре тарафыннан җибәрелгән булгандыр, дип яза wsj.com.

Телеканал чыганаклары буенча, Байденның хәрби ярдәмчеләре берничә вариант карый. Символик куркыту операциясе дә, бик кырыс җәза алу операциясе вариантлары да бар.

Телеканал чыганагы буенча, АКШ Иран янындагы илләрдә булган Иран махсус армиясе – Ислам революциясе сакчылары корпусына (КСИР) һөҗүм итәргә мөмкин.

«Sky News» телеканалы чыганаклары буенча, бу операциянең сәбәбе АКШның геополитик мәнфәгатьләре генә түгел, эчке сәясәттәге каршылыклар да. АКШта ноябрь аенда сайлау көтелә, Байденның көндәше Трамп демократларны көчсезлектә, Иранга каршы тора алмауда гаепли, үзе хакимияткә килсә, каты куллы булачагын искәртеп тора. Трамп тарафдарлары Иранның үзенә һөҗүм итәргә өнди.

«Sky News» фикеренчә, Байден сайлау алдыннан үзен җебегән итеп күрсәтә алмый. Әмма зур операция башлау инициативасы да аны куркыта – кыйммәткә төшкән һәм нәтиҗәсе булмаган хәрби операция аның кабат сайлану шансын киметергә мөмкин. «Әгәр АКШның хәрби операциясе тиешенчә җимергеч булмаса, бу – Иран тарафыннан кырыс җавапка китерәчәк. Вакыйгалар катлауланачак», – диелгән телеканал сайтында.

Байден, Израильдәге сугышның җәелеп китүен туктатам, дип өметләнә, әмма бу хәрби операция кире нәтиҗәгә дә китерергә мөмкин.

Байден Йәмәндә зур операция башларга мөмкин, дигән мәгълүматлар да чыкты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100