news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бүген «Әлифба» дәреслеге турында документаль-нәфис фильм премьерасы була

news_top
Бүген «Әлифба» дәреслеге турында документаль-нәфис фильм премьерасы була
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Легендар «Әлифба» дәреслеге турында документаль-нәфис фильмның премьерасы 24 октябрьдә 19:00 сәгатьтә «ТНВ» телеканалында була. Фильмны Татарстан Рәисе каршындагы комиссия әзерләгән. Тапшыру дәреслек авторларының берсе — педагог Сәләй Вәгыйзовның туган көнендә эфирга чыгачак, дип яза «Татар-информ».

Фильмда 1965 елда беренче тапкыр басылып чыккан «Әлифба» дәреслегенең барлыкка килү тарихы, аны иҗат итүчеләр — педагоглар Сәләй Вәгыйзов һәм аның хатыны Рәмзия Вәлитованың язмышы яктыртыла. Ир белән хатын дәреслекне биш ел дәвамында татар милли мәгарифе өлкәсендәге тәҗрибәгә нигезләнеп әзерләгән.

Сәләй Вәгыйзов Бөек Ватан сугышында катнашкан, концлагерьларда һәм ГУЛАГ лагерьларында булган. Анда ул якынча ун ел гомерен үткәргән. Соңыннан җәмгыять тарафыннан кире кагылу белән дә очрашкан. Авыр сынауларга карамастан, педагогик эшчәнлеген ташламаган. Гомеренең калган өлешен мәгарифкә багышлаган: Арча районында яшәгән һәм педагогика училищесында эшләгән.

«Әлифба»ны иҗат итүчеләрнең язмышы аша фильм татар халкының һәм аның туган теленең тарихын ачып бирә. Алты дистә елга якын вакыт эчендә әлеге дәреслек дөньяның төрле илләрендә яшәүче татарларга туган телен өйрәнергә ярдәм иткән. Аның гомуми тиражы миллион данәдән артып киткән, китап 42 тапкыр яңадан басылган. «Әлифба» шулай ук СССР төбәкләрендә туган телне өйрәнү өчен иң яхшы дәреслекләрнең берсе дип танылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар