Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бүген Ай тотыла: мондый күренешне тагын 19 елдан соң гына күреп булачак!

news_top_970_100
Бүген Ай тотыла: мондый күренешне тагын 19 елдан соң гына күреп булачак!
freepik.com

Бүген Айның ярымкүләгәле тотылуын карап булачак. Мондый хәл соңгы тапкыр 2018 елда булды, ә чираттагысы 2042 елда гына булачак.

Бүген кич, Мәскәү вакыты белән 18.14 сәгатьтә күккә карагыз (бинокльдән карасагыз, тагын да яхшырак). Дөрес, баштагы 20 минутта әллә ни күреп булмаячак, әмма аннары сез Айның үзгәргәнен күрерсез. 20.23 сәгатьтә Ай тәмам тотылып бетәчәк – менә шунда инде фотога да төшереп була. Ай тотылу 22.31 сәгатькә кадәр дәвам итә.

«Шушымы Ай тотылу?» диячәк Айның ярымкүләгәле тотылуы ни икәнен белмәүчеләр. Ни икәнен гади генә аңлатсак, болай. Аяз көнне тупны күтәрсәк, аннан төшкән күләгә тигез булмый. Уртада – караңгы, ә читләренә күләгә яртылаш кына төшә. Менә шундый Ай тотылуны «полутенный» дип атыйлар, ягъни Җирнең чите генә Айны каплый, яктылык барыбер төшә. Тулы Ай тотылганда, Җир аны уртасы – иң караңгы өлеше белән каплый.

Ай тулысынча тотылган чакта да ул күктән тулысынча юкка чыкмый. Бу Җирнең атмосферасы булу белән аңлатыла. Кояш нурлары Җирнең атмосферасында «чәчелә», көчсез нурлар югала, ә иң көчле нур – кызыл төсе – Айга төшә. Шуңа да Ай тотылганда караңгы кызыл төскә керә.

Телефонга фото төшерү өчен бик уңай түгел, детальләрне ул эләктерә алмый. Фотоаппараты булганнар матур фотолар төшерә ала.
Ай тотылуы видеода:

Монысы – шаярту:

Кешеләр Ай тотылу вакытында Җирнең шар рәвешле икәнен аңлый алган. Ә менә Җирне яссы дип уйлаучылар фикеренчә, Ай тотылган вакытта шушылай була.

Фото: © 

Ай тотылуның композит фотолары. Аризона штаты, АКШ

Фото: © 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100