
«Әниләре мәчете» телеграм-каналында ай тотылган укый торган хөсуф намазы турында аңлаталар.
Җаһилият чоры калдыгы булган күк җисемнәренең кеше язмышына йогынтысына ышану – ислам динендә ширек кылу төрләренең берсе санала. Коръәндә Аллаһы Тәгалә күп кенә аятьләрдә күкне, күк җисемнәрен бар кылуын искә ала.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм кояш яки ай тотылганда махсус намазлар укыган (кояш тотылганда – көсуф, ай тотылганда – хөсуф намазлары), Аллаһны күбрәк зикер итәргә, тәүбә әйтергә һәм Аллаһтан барча яман нәрсәләрдән саклавын сорап дога кылырга өндәгән.
Хөсуф намазы – ай тотылган вакытта укыла торган 2 рәкәгать нәфел намазы. Бу намаз өйдә ялгыз укыла.
Вакыты: Бүген (07.09.2025) ай тотылган вакыт аралыгында укыла (20:30-21:50 сәг.).
Нияте: «Аллаһым, Үзеңнең ризалыгыңны өмет итеп, 2 рәкәгать нәфел («хөсуф») намазын укырга ният иттем.
Халисан лиЛләәһи Тәгалә!»
Намазның укылышы: Гадәттә укыла торган 2 рәкәгатьле намаз кебек башкарыла һәм тәмамлана.