Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бугазын тураклаган һәм шунда ятып йоклаган»: Казанда әбине үтергән хатынны хөкем итәләр

Кичә Казанның Яңа Савин судында Эльвира Рәхмәтуллова эше буенча процесс башланды. Аны караклыкта һәм авыру кешене үтерүдә гаеплиләр. Утырышка үлгән хатын-кызның бөтен гаиләсе – кызы белән кияве һәм ерак туганнары килгән.

news_top_970_100
«Бугазын тураклаган һәм шунда ятып йоклаган»: Казанда әбине үтергән хатынны хөкем итәләр
Фото: © Дмитрий Шатров / «Татар-информ»

Фаҗига быел май ахырында була. Анастасия Бульхина деменция белән авыручы әнисен һәрвакыт «сиделка» белән калдыра торган була. Чөнки ул ашарга оныта, еш егыла һәм чыгып китеп адаша торган булган. Шуңа күрә аның янында һәрвакыт кеше калдырырга кирәк була.

Әлеге авыру хатын-кызны гел карап торган «сиделка» эшкә чыга алмау сәбәпле, гаиләгә алмаш эзләргә туры килгән. Алар бер сайтта Эльвира Рәхмәтуллованың анкетасын таба, һәм ул 83 яшьлек әниләрен карап торырга ризалаша.

Бульхина утырышта әйтүенчә, Рәхмәтуллова шалтыратуларга җавап бирми башлагач, ул борчыла башлый. Гаилә, сәяхәттән кайтуга, әниләре янына китә. Озак вакыт гаилә башлыгы фатирга керә алмый. Фатирга кергәч, коточкыч күренешкә тап була: Рәхмәтуллова йоклап ята, янында – канлы пычаклар, ә күрше бүлмәдә бугазы киселгән әбисен күреп ала.

Экспертиза күрсәткәнчә, Эльвира наркотиклар кулланган булган. Гаилә шунда ук ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырткан.

Алар ахырга кадәр әниләре исән калыр дип өметләнәләр, ләкин бу мөмкин хәл булмый. Рәхмәтуллова өлкән яшьтәге хатын-кызның муенын 7 урыннан тураклап, трахея һәм ярем венасын кискән була.

«Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булганча, экспертиза буенча, Рәхмәтуллова наркотикларның төрле төрләренә бәйле, һәм бу фонда аның психик тайпылышлары булган. Ул системалы рәвештә наркотик матдәләр – каннабиноидлар, психостимуляторлар, опиоидлар һәм спиртлы эчемлекләр кулланган.

Тикшерү версиясе буенча, Рәхмәтуллова үтерү вакытында наркотиклар йогынтысында булган. Ул әлеге әбине аңлы халәттә үтергән. Ашханә пычаклары белән Николаеваның яшәү өчен мөһим органнарын 8 тапкыр кискән.

«Ирем озак вакыт фатирга керә алмады, әмма ишек артында шалтырату тавышын ишетте. Ул сакчыга төшеп, хәлне аңлатты, ул баскычны алып, фатирга тәрәзә аша керергә рөхсәт итте. Берникадәр вакыт узгач, ул ишек аша чыкты һәм миңа кермәскә кушты. Ул ашыгыч ярдәм һәм полиция чакыртырга әйтте», – дип сөйләде Анастасия Бульхина фаҗига көне турында.

Фото: © Дмитрий Шатров / «Татар-информ»

Бульхинаның ире, фатирга кергәч, хатынының әнисен канга баткан килеш табуы турында әйтә.

«Мин фатирга кергәч, Рәхмәтуллованың йоклап ятуын күрдем, аның янында канлы пычаклар ята иде. Мин әби бүлмәсенә кердем һәм аның кан эчендә ятуын күрдем, ул әле исән, дип өметләндем һәм ишекне ачарга йөгердем. Хатыныма ашыгыч ярдәм һәм полициягә шалтыратырга куштым. Баскыч мәйданчыгына чыгып, ишекне бикләдем. Ишекне Эльвира качмасын өчен бикләп куйдым», – дип сөйли ул.

Судта утырыш вакытында Эльвира Рәхмәтуллова үтерүе өчен үкенүен һәм үзен гаепле хис итүен әйтә. Ләкин урлау белән бәйле икенче эпизод буенча үз гаебен танымый.

Бу ике эпизод бер-берсе белән берничек тә бәйле түгел, урлау үтерүгә кадәр 1 ел элек булган, ләкин алар бер җинаять эшендә карала. Тикшерү версиясе буенча, Рәхмәтуллова хәзерге вакытта инде исән булмаган Алла Пономарчук белән бергә яшәгән. Пономарчук үзенең Нуреева фамилияле дустыннан Рәхмәтуллова өчен банк картасы ачуны сорый. Әлеге ханым Пономарчук белән 7 елга якын таныш булган һәм аның белән яхшы мөнәсәбәтләрдә була, шуңа күрә хәйлә сизми. Ул Рәхмәтуллова һәм Пономарчукка үзенең дебет картасын тапшыра, анда 400 мең сумга якын акча була.

Бер көнне Пономарчук белән Рәхмәтуллова көнчелек аркасында бәхәскә керә. Пономарчук үз эшләре белән мәшгуль булган арада, Рәхмәтуллова, үч алу өчен, аның телефонын урлап, акчаны үз хисабына күчерә һәм беркемгә дә бернәрсә дә әйтми. Нуреева акчаның юклыгын ачыклаганнан соң, Пономарчукка аңлатма сорап мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә, алар бергәләп полиция бүлегенә гариза язарга киләләр.

Шулай ук судта 2007 елда Рәхмәтуллованың Әлки судында урлау өчен хөкем ителүе билгеле була, ул вакытта хатын-кызны шартлы рәвештә 2 елга хөкем итәләр. Рәхмәтуллова – тол хатын, аның 3 баласы бар, аларның берсе әле балигъ булмаган .

Дмитрий Шатров

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100