Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бугазын сындырган». Вәхши ир хатынын үтергән дә мәетен кочаклап яткан

news_top_970_100
«Бугазын сындырган». Вәхши ир хатынын үтергән дә мәетен кочаклап яткан
Фото: Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе, https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Салават шәһәрендә яшәүче 36 яшьлек ир-ат бергә яши торган 39 яшьлек хатынны вәхшиләрчә үтергән. Бу турыда «Башинформ» Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итте.

26 апрель төнендә хатын-кызның ачыргаланып кычкырганын күршеләрнең күбесе ишеткәндер. Кемдер полиция дә чакырган, ләкин инде соң булган. Ир хатынын урамда кыйный башлый, аннары фатирда кыйнап үтерә.

Полиция хезмәткәрләре фатирга керер өчен коткаручылар чакыра, ишекне ватып ачкач, фатирда коточкыч хәл күрәләр. Ир хатынының мәете белән кочаклашып ята.

Тикшерү версиясе буенча, ир-ат бергә яши торган хатыны белән талаша. Аннары хатынның муеныннан тотып кыса. Шулай итеп, ул хатынның бугазын сындыра. Хатынның мәетен иртәнге якта фатирда табалар. Алар ир белән шушы фатирда яшәгән.

Ир-ат моңа кадәр дә административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылган, яшәү урынында тискәре яктан сыйфатлана, табиб-наркологта хисапта тора. Аны сак астына алганнар. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100