Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бугаз төене ник кирәк һәм ни өчен ул кызларда булмый?

Бугаз төене зуррак булган саен, егетләрнең тавыш калынрак була.

news_top_970_100
Бугаз төене ник кирәк һәм ни өчен ул кызларда булмый?
https://pixabay.com

Бугаз төене (русча кадык, «адамово яблоко» дип тә йөртәләр) егетләрдә була, ә кызларда беркайчан да булмый. Ул ябышып үскән ике кимерчәктән тора һәм тавыш ярыларын, калкансыман бизне һәм йоткылыкны саклагыч функция үти. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Хатын-кызларда һәм балаларда бугаз төене күренеп тормый. Балачакта кимерчәкләрнең үзара авышлык почмагы очлы булмый, шуңа күрә күренеп тормый. Җенси өлгерү вакытында актив үскәндә үсмерләрдә бу почмак бик очлы булып формалаша һәм бугаз төене тырпаеп тора башлый.

Хатын-кызларда исә йоткылык акрынрак формалаша һәм кимерчәкләр зуррак почмак ясап ябыша.

Бугаз төене зурайган саен, малайларның тавышы калыная, тавыш ярылары озыная һәм тартыла. Шуңа күрә бугаз төене зур булган егетләрнең тавышы калын һәм түбән, хатын-кызларның һәм балаларның тавышы нечкә һәм югарырак була.

«Кадык» сүзе төрки телдән килгән һәм «каты» дигәнне аңлата. Аның «адамово яблоко» дигән атамасы исә Адәм оҗмахта алма ашаган һәм аның кисәге тамагына кысылып калган дигән риваятькә бәйле, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100