news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Будильникка нинди тавышлар куймау хәерле?

news_top

Будильникның кискен һәм кинәт яңгыраган сигналлары стресс китереп чыгарырга һәм арыганлык хисен көчәйтергә мөмкин. Бу хакта сәнгать белеме кандидаты, А. И. Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университетының музыка, театр һәм хореография институты доценты Анастасия Папенина сөйләде.

Белгеч сүзләренчә, сирена яки стандарт «радар» сигналы кебек көчле тавышларны организм куркыныч турында кисәтү буларак кабул итә. Бу йөрәк тибешен ешайта һәм адреналин бүленеп чыгуга китерә. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Моны укытучының дәресне кычкырудан башлавы белән чагыштырырга мөмкин: ул, әлбәттә, укучыларның игътибарын җәлеп итәчәк, әмма сыйныфта эшлекле кәеф булмаячак», – дип аңлатты Анастасия Папенина.

Йомшак уяну өчен белгеч башта тыныч кына яңгырый башлый торган, аннары әкренләп көчәя барган көйләр сайларга киңәш итә. Моның өчен фортепиано, арфа, флейта һәм металлофон тавышлары аеруча туры килә. Шулай ук инструменталь әсәрләрне яки сүзләре ачык аңлашылмый торган вокаль композицияләрне кулланырга мөмкин. Ягымлы хатирәләр белән бәйле яраткан җырлар да ярый, ә туйдырган һәм моңсу көйләрдән баш тарту хәерле.

Табигать тавышларыннан музыка белгече кошлар сайравын тәкъдим итә. Ә яңгыр, диңгез дулкыннары һәм урман шаулавы көзге иртәнге уяну өчен туры килми. Моннан тыш, октябрьдән башлап тавыш сигналы белән бергә җылы төстәге утны кабызу да мөһим. Чөнки нәкъ менә яктырту организмда мелатонин бүленеп чыгуны киметергә ярдәм итә.

«Музыка яктыртуны тулысынча алыштыра алмый, әмма ул кәеф булдыруда бик яхшы ярдәм итә. Гитара яки укулеле тавышлары белән башкарылган мажор тональлегендәге көйләр җылылык хисе тудыра. Ә йомшак уянганнан соң, шунда ук аллегро темпындагы (минутына 100–120 бәрү) ритмлы музыка тыңларга күчәргә кирәк. Ул иртәнге җыенуны күңеллерәк итәр һәм организмны уятып җибәрергә ярдәм итәр», – дип сөйләде музыка белгече.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар