Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Буага егылып төштеләр». Алабугада полиция майоры суга батучы ике баланы коткарган

Әлмәттә яшәүче Ленар Дәүләтшин студент энесе белән Алабуга шәһәрен карап йөргәндә, суга батучы балаларны күреп ала.

news_top_970_100
«Буага егылып төштеләр». Алабугада полиция майоры суга батучы ике баланы коткарган
Гадәттән тыш хәлләр министрлы

Полиция майоры Ленар Дәүләтшин 7 июньдә кичке якта суга батучы 10 һәм 8 яшьлек ике кыз баланы коткарган. Балалар Алабугадагы Шишкин буасында булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Ленар үзе Әлмәттә яши. Ул Алабугага студент энесен илтә бара. Абыйлы-энеле туганнар шәһәрне карап йөри. 

«Шәһәрне карап йөрдек, музейларда булдык. Кичке якта Шишкин буалары янына бардык. Паркта беркем дә юк иде. Бездән 300 метр чамасы ераклыкта елга буенда балалар уйный — шул кызлар. Кинәт кенә аларның берсе суга төшеп китте, икенчесе туганына ярдәм итәргә маташа башлады. Аннары ул да суга егылып төште. Без өс киемнәрен сала-сала алар янына йөгердек», — ди Ленар.

Ленар туган энесе белән балаларга ярдәмгә ташлана. кызларның берсе бу вакытта су төбенә китә башлый. Ленар тиз арада баланы эзләп таба, кулыннан тартып, елга буена алып чыга, аннары энесе ярдәм итә. Аннары Ленар икенче кыз артыннан йөзеп китә.

«Кызлар шок хәлендә иде, алар курыкты. Бәхеткә, алар сазлык суын гына йоткан. Битләренә ләм ябышкан, тик алар үзләре сулыш ала иде. Без ашыгыч ярдәм чакырдык, балаларны табибларга тапшырдык. Могҗиза бит бу. Аллаһка шөкер, без кирәкле урында кирәкле вакытта килеп чыктык. Бөтен кеше шулай эшләгән булыр иде», — ди Ленар Дәүләтшин.

44 яшьлек Ленар Дәүләтшин полициядә 1999 елдан бирле эшли. 2005 елга кадәр ЮХИДИда хезмәт итә. Җинаятьчеләрне тоткарларга баруын да сөйли. 2017 елда ярты елга Төньяк Кавказга — Ингушетиягә командировкага җибәрәләр. Аның төрле хәрби бүләкләре бар, шул исәптән контртеррористик операцияләрдә катнашу өчен дә. Ленар өйләнгән, аның ике баласы бар. дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте.

Коткарылган кызларны тиздән хастаханәдән чыгаралар. Алар бераз туңган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100