Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Буада яшәүче ир-ат хатынын үтертүне оештырган

news_top_970_100
Буада яшәүче ир-ат хатынын үтертүне оештырган
"Татар-информ" архивы

Татарстанның Буа шәһәрендә яшәүче 41 яшьлек ир-ат хатынын үтертүне оештырган. Ул ике танышы белән килешеп, хатынына һөҗүм иттерә. Шул чакта алар 37 яшьлек хатынны үтерергә тиеш була. Хатынны үтергән өчен ир-ат танышларының әҗәтен кичерергә һәм акча салынган барсетка бирергә вәгъдә итә. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән «Татарстан 24» хәбәр итте.

2022 елның 15 декабрендә гаепләнүче ике ир-ат машина янына килә. Бу машинада ир белән хатын була. Җинаятьчеләр хатынның тормыш өчен мөһим булган органнарына суга. Шикләнмәсеннәр өчен, шулай ук иргә дә сугалар. Һөҗүм вакытында 40 мең сум акчаны урлыйлар. 

Һөҗүмне оештырган ир хатынын хастаханәгә алып килә, биредә хатынга тиешле ярдәм күрсәтелә.

«Буада һәм Ульяновск өлкәсендә яшәүче 3 кешегә, һәрберсенең роленә бәйле рәвештә, «үтерергә маташу» маддәсе буенча гаепләү белдерелде», – диелә хәбәрдә.

Тикшерү эшләре дәвам итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100