Карлы кыш һәм су күп булу быел Татарстанда чәчүне катлауландырды. Язгы чәчү 16 апрельдә – узган елгыга караганда, ике атнага соңрак башланды. Хәзер игенчеләргә җитезрәк эшләргә туры килә – алар көн саен 100 мең гектарлап чәчә.
«Дым аз булса да, күп булса да – начар»
Быел республика игенчеләренә 1,7 млн гектар мәйдан чәчәргә кирәк, аларның 775 мең гектарына – бөртекле культуралар, 719 меңенә – техник культуралар чәчеләчәк. Уҗымнарны да исәпкә алып, гомуми чәчүлек кишәрлеге узган ел дәрәҗәсендә – 2,7 млн гектар була, шул ук вакытта чәчүлекләрнең структурасы үзгәргән. Табышлырак көнбагыш, рапс, җитен һәм соя файдасына, бөртекле культуралар мәйданы 37 мең гектарга кимегән. Бу культуралар хуҗалыкларга рентабельлелекне 40-60 процентка тәэмин итә.
Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, 20 майга сабан культуралары 1,3 млн гектарда чәчелгән, бу планның – 73,2 проценты. Кырлардагы эшкә 759 чәчү комплексы җәлеп ителгән. Иң яхшы нәтиҗәләрне Тәтеш, Зәй, Спас һәм Лениногорск районнары күрсәтә, алар планны 90 процентка үтәгән инде. Һава торышы аркасында Арча районында чәчү соңрак башланды. Монда планлаштырылган 63,2 гектар мәйданның 45,4 меңе генә чәчелгән әле. Әмма Арча аграрийлары рекорд куя: алар бер тәүлектә 8,5 мең гектар мәйдан чәчә, бу Татарстандагы иң зур күрсәткеч.
Тәтеш районының алдынгы «Башак» агрофирмасы генераль директоры Ранис Мәүлиханов сөйләгәнчә, быел карлы кыш язгы чәчүне катлауландырган. «Кайбер кырларда туфрак бик дымлы, техника бата. Җир эшендә гел шулай инде: дым күп булса да, аз булса да – начар», – дигән ул.
«Башак»ның өч чәчү комплексы бар: икесе бөртеклеләр өчен һәм берсе шикәр чөгендере өчен. Орлыклар һәм ашламалар җитә, механизаторлар тәүлек әйләнәсе икешәр смена эшли, аларны кырда ук ашаталар. Әгәр һава торышы уңай торса, чәчүне бу атнада төгәлләргә планлаштыралар.
Мул уңышка өмет
Масштабларга килгәндә, республикада язгы чәчүнең иң зур мәйданы гадәттәгечә Буа районында: 67,8 мең гектар, шуның 55,3 мең гектары чәчелгән инде.
«Кар күп булды, ул эри башлагач, ташу юк, бөтен дым туфракка сеңә, дип сөендек. Менә кайбер урыннарда дым артык күп, анда эшләү авыррак, чәчү темпын шул тоткарлап тора да инде. Әмма майның эссе, кояшлы көннәре хәлне тигезләп куяр, дип өметләнәм. Тик дым запасы туфракта киләчәк уңыш өчен яхшы нигез булдыра», – дип өметләнә район башлыгы Ранис Камәртдинов.
Шул ук вакытта Лаеш районының «Нурминкә» агрофирмасы хәзер тулы көченә бәрәңге һәм башка яшелчәләр утырта.
«Бәрәңге һәм кәбестә утыртуны май ахырына төгәллибез, кишерне чәчеп бетердек инде. Җәй эссе булачак диләр, әмма безнең кырлар сугарыла, шуңа безгә корылык куркыныч түгел», – дип сөйләде «Нурминкә» агрофирмасы директоры Олег Солягин.
Үзебезнең орлыклар читтән кайтканыннан начар түгел
Аграрийлар башлыча үзебезнең илдә җитештерелгән чәчүлек чималы куллана – сортлар һәм гибридлар безнең климатик шартларга яраклаштырылган, өстәвенә, арзанрак та һәм кайтару буенча да проблемалар юк.
«Россия селекциясе орлыклары импорт аналоглары белән көндәш була ала. Шикәр чөгендере, көнбагыш һәм кукуруз чәчеп, моңа беренче ел гына инануыбыз түгел инде. Әгәр элек шикәр чөгендере орлыгы тулаем диярлек чит илдән кайтарылса, хәзер Россия селекциясе әкренләп агротехнологларның ышанычын яулап килә», – диде Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге җитәкчесе Ирек Садыйков.
Аның сүзләренчә, агымдагы сезонда Россиядә җитештерелгән шикәр чөгендере орлыклары чәчүлек мәйданнарының 38, көнбагыш 49, кукуруз 85 процентында чәчелгән.
Шулай да, белгечләр әйтүенчә, импорт орлыкларын үзебезнең илнекенә тулысынча алыштырып бетерү өчен вакыт һәм селекционерларның алга таба да эшләве таләп ителә.
Иң кыйммәтлесе – ашламалар
Татарстан аграрийларына язгы кыр эшләрен башкару өчен 43 млрд сумга якын акча кирәк. Чыгымнар структурасында иң зур өлешне ашламалар алып тора – 15,2 млрд сум, ягулык-майлау материалларына һәм техника өчен запас частьләргә – 8,8 млрд сум, үсемлекләрне яклау чараларына – 6,1 млрд сум, орлыкларга – 3,7 млрд сум кирәк.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча, 2026 елгы чәчүгә ташламалы кредит программалары өчен якынча 10,8 млрд сум акча җәлеп ителгән. Ташламалы кредитларга ихтыяҗ зур: Үзәк Банкның гамәлдәге төп ставкасы булганда аграр займнар буенча ташламалы ставка 9,25 процент тәшкил итә. Ул үзгәреп торучан булганга күрә, төп ставка төшкән очракта аның дәрәҗәсе шулай ук төшәчәк.
Дөньякүләм сәяси һәм икътисади киеренкелеккә карамастан, бу сезонда ягулык-майлау материалларына һәм ашламаларга бәяләрнең кискен күтәрелү кебек күңелсез сюрпризлар булмаган һәм бу аграрийларны сөендерә. Быел авыл хуҗалыгы техникасына бәяләр кискен артмады.
«Хуҗалыкларга ярдәм итү өчен дәүләт бюджетыннан «техмодернизация» маддәсе буенча 1,7 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелде, 2025 ел өчен тагын 1 млрд сум бирәсе калды», – дип хәбәр итте Ирек Садыйков.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ышандыруларынча, дефицитка килгәндә, республикада әлегә башка төбәкләрдән һәм илләрдән авыл хуҗалыгына хезмәткәрләр җәлеп итү массакүләм булмаган. Хуҗалыклар нигездә җирле ресурслар белән тәэмин ителә, җәй көне аларга аграр университет һәм профильле көллиятләр студентлары ярдәм итә. «Аерым очракларда, техника яки белгечләргә кытлык булганда, хуҗалыклар подряд бригадаларын һәм техниканы читтән җәлеп итә», – дип аңлаттылар министрлыкта.
Чыганак: «Республика Татарстан», Фәридә Якушева