Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Буада ике катлы мантый ясый башлаганнар

Буа кызлары аккаунтында ике катлы мантый ясарга өйрәткән видео чыкты.

news_top_970_100
Буада ике катлы мантый ясый башлаганнар
https://www.instagram.com/liya_mard/

Буада ике катлы мантый ясый башлаганнар. Лия Мәрдегалләмова төшергән видео инстаграмда «Буа кызлары» төркемендә чыкты. Манты карап торышка бик матур чыга.

Инстачылар төрле комментарий калдырган. Ике катлы мантый белән кызыксынучылар да бар, шулай ук юктан гаеп эзләүчеләр дә комментарий калдырган.

«Үзебезчә шап-шоп ясыйбыз да куябыз. Безгә бер катлы да ярый»;

«Бер катлы мантый авызга сыя ичмасам»;

«Мантый ашыйм дип камыр ашап утырып булмас»;

«Тегеләй дә бик тәмле, корсакны тишкәне юк»;

«Мантый тәлинкәләре арасында пешәме соң бу», — дип комментарий язучыларга «Халык сез бигрәк усаллар инде. Ул бит киңәш итеп кенә күрсәтә, сезнеке тәмсездер дими, матур чыга бит, рәхмәт өйрәткәненә. Ясап карарбыз. Элеп алырга гына торасыз, ай яй», дип җавап язган бер инстачы.

«Камиллекнең чиге юк»; «Рәхмәт сезгә, идея өчен! Пешереп карарбыз әле», — дип кызыксынучылар да язган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100