Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Буада гадәти булмаган кошны видеога төшергәннәр

Бу турыңа инстаграмда «Буа кызлары» төркеме хәбәр итә.

news_top_970_100
Буада гадәти булмаган кошны видеога төшергәннәр
https://www.instagram.com/bua.koslara/

Буада яшәүче Мөхәррәм Тимергали улы гадәти булмаган кошны видеога төшергән һәм виртуаль дусларыннан нинди кош булуы турында сорап язган.

«Берәүләр кара каргалар килгән, икенчеләр сыерчыклар күрдек дип язалар. Мин үзебезгә нәрсә килгәнен һич аңлый алмыйм? Тутый кош дисәң, койрыгы җәелеп китми? Аннан соң алар шулай кар өстенә килеп төшәрләр микән? Узган җәй килеп, күренеп киткән кош шул булдымы икән? Анда-монда барып, тикшереп йөрде дә очып китте бу. Танып, исемен сез табып җибәрсәгез инде. Бәлки сезнең бакчага барып төшкәндер?» — дип аптырап язган ул.

«Күрше Айратның фазаныдыр ул. Чыксалар, очып китә алар», «Җылы як кошлары безгә күчә, ахры», «Ачка үлмәсә инде», «Берсенең фазаны чыгып качкан», «Кыргавыл. Минеке кышын чыгып киткән иде. Бәлки шунда барып җиткәндер. Аналар калды, ике ата иде. Әгәр дә шул булса, мин бик шат аның исән булуына» кебек комментарийлар да калдырганнар.

Инстачылар арасында бу кошны көртлек, кыр тавыгы диючеләр дә бар, әмма күпчелек кыргавыл (фазан) дигән фикердә калган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100