Буада «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча яңа объектлар ачылды
Буа муниципаль районының Әлших авылында Әлших урта гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Генетика һәм үсемлекләр селекциясе» юнәлеше буенча агротехнологик класс ачты. Бу «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «АПКда кадрлар» федераль проекты һәм «Ямбулат» җитештерү-авыл хуҗалыгы кооперативы ярдәмендә тормышка ашырылды.
Буа шәһәрендә Марат Җәббаров капиталь ремонттан соң ачылган «Ял итү үзәгендә» булды. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында биредә җайланмалар, җиһазлар куелган, инвентарь сатып алганнар, шулай ук территорияне төзекләндергәннәр. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.
Аннары министр «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча төзелгән яңа Район мәдәният йортын ачты.
«Татарстан Республикасы - программада иң актив катнашучыларның берсе. Агымдагы елда гына да бу максатларга 4 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелде: без торак, мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр, мәдәният объектлары төзибез һәм яңартабыз, территорияләрне төзекләндерәбез һәм юлларны тәртипкә китерәбез. Болар барысы да авылда тормыш уңайлырак, заманчарак һәм кызыклырак булсын өчен - кешеләр биредә калсын һәм яшьләр үзләренең киләчәкләрен туган җирләрендә тапсын өчен эшләнә», — дип өстәде Марат Җәббаров.