Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Буада авыл башлыгы «әйбәт эшли» – 10 «КамАЗ» ташның берсе ихатага кайта»

Коррупциягә каршы сәясәт идарәсендә узган елгы һәм 2023 елның беренче кварталлары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләделәр.

news_top_970_100
«Буада авыл башлыгы «әйбәт эшли» – 10 «КамАЗ» ташның берсе ихатага кайта»
Рамил Гали

Миллионнарча сумлык чит ил кыйммәтле кәгазьләренә ия булу, «онытылган» җир кишәрлекләре һәм банк счетлары, керемнәр турында мәгълүматны киметү һәм хәтта вак таш төялгән «КамАЗ» машинасын үз өенә борып җибәрү... Матбугат конференциясендә ТР Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт буенча идарәсе баш киңәшчесе Салават Рәхимов Татарстан чиновниклары тарафыннан кылынган иң үзенчәлекле ришвәтчелек очраклары турында сөйләде. Бу хакта «Казанские ведомости» сайтында Дамирә Хәйруллина яза. 

Аның сүзләренә караганда, хакыйкатьне эзләгәндә, идарә хезмәткәрләренә бервакыт хәтта кулларына лом һәм көрәкләр алырга туры килгән.

Соңгы елда һәм 2023 елның 1нче кварталы эчендә барысы 390 дәүләт хезмәткәре ришвәтчелек белән «янганнар». Федераль реестрның «кара исемлегенә» исә 19 татарстанлы эләккән.

«Мин 3 мисал китерәм»

2023 елның 1нче кварталында Татарстанда дәүләт һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затларга карата 19 тикшерү башланган. Аларның 5се инде җаваплылыкка тартылган, калганнары буенча якын арада карарлар кабул ителәчәк. Җаваплылыкка тартылган «бишлек» арасында 3се – дәүләт власте органнарындагы җитәкчеләр.

«Аларның берсе укытучылык эшчәнлегеннән кергән керемен күрсәтмәгән, шулай ук хатынының «Түбән Кама Нефтехим» оешмасы эшчәнлегеннән алынган керемен киметеп күрсәткән. Икенчесе сентябрь аенда үзенә күрше җир кишәрлеген сатып алган, киңәергә уйлаган, октябрь аенда бу кишәрлекне теркәгән. Ләкин, һәрвакыттагыча, җир участоклары белән бездә проблема – алар турында онытып җибәрәләр, бу да керемнәр турындагы мәгълүматларында аны күрсәтмәгән», – дип сөйли ришвәткә каршы сәясәт буенча идарә киңәшчесе.

Өченче җитәкче турында Рәхимов җентекләбрәк сөйләде: анысының хатыны исемендә 25 чит ил компаниясе, шул исәптән, АКШ, Нидерланд һәм Кайман утрауларында урнашкан компанияләрнең декларацияләнмәгән кыйммәтле кәгазьләрен тапканнар.

«Оешмаларның устав капиталы, аларның тулы адресы, шулай ук, 1,5 млн сумнан артыграк булган 1520 инвестиция пайларының номиналь күләме күрсәтелмәгән. Моннан тыш, чиновникның хатыныннан гадәти акцияләргә 11 депозитар расписка табылган», – дип хәбәр итте спикер.

Чиновник үзе, милеккә мондый чикләүләр барлыгын белмәдем, шулай ук, хатыным да белми иде, дип аңлата. Ә дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең хәтта балаларына да чит ил финанс коралларына ия булу тыела икән.

Рәхимов сүзләренә караганда, чиновникның хатыны кыйммәтле кәгазьләрдән арынган, әмма чиновник дисциплинар җаваплылыктан котыла алмаган.

Коррупцион хокук бозулары өчен, барысы 390 чиновник төрле дәрәҗәдә җаваплылыкка тартылган. Контролерлар чиновникларның чыгымнарын да тикшергән, 30 очракта дөрес булмаган яки тулы булмаган мәгълүматлар бирелү факты ачыкланган.

«Ышанычны югалту сәбәпле эштән җибәрелгәннәр» федераль реестрына 2018 елдан Татарстаннан 19 дәүләт хезмәткәре кертелгән. Узган ел эштән җибәрелгән 3 хезмәткәр – җирле үзидарә органнары вәкилләре, тагын берсе – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы. «Кара исемлек»кә кертелгән элекке хезмәткәрләр анда 5 ел дәвамында тора.

«3920 сум 30 тиенлек гомуми тәртип бозу ачыкланган»

Мәнфәгатьләр конфликты рәвешендәге, ришвәтчелекнең турыдан-туры булмаган чагылышына да мисал китерде Рәхимов.

Хокук бозуны ачыклау өчен, идарә хезмәткәрләренә хәтта кулларына лом һәм көрәкләр алырга туры килгән.

«Буа районы авыл җирлеге башлыгы, юлларны ремонтлау буенча дәүләт контракты кысаларында, юл эшләре сыйфатын контрольдә тоткан. Һәм ул бу җәмгыять директорына өенә керә торган урынга юл салырга кушкан. Юлга вак таш салганда, шартлы рәвештә әйтсәк, 10 «КамАЗ» вак ташка бара, шуның берсе – моның ихатасына кайта. Кыш иде, иренмәдек, кулларга көрәк, лом алдык, карны көрәп тараттык, карадык», – дип сөйли Рәхимов. Нәтиҗәдә, төзелеш материаллары өчен акчалата түләвен аңлатып, турыдан-туры булмаса да, авыл башлыгы үзенең гаебен таныган.

Буа районы авыл җирлеге башлыгы өе каршында вак таштан салынган юлның ничек барлыкка килүен тикшерүчеләргә аңлатып бирә алмады.

Фото: © «Казанские ведомости»

Ачыкланган тәртип бозу суммасы 3921 сум 30 тиен тәшкил иткән.

«Сумма зур түгел, ләкин факт буларак тыела. Зыянны капладылар, Буа районы прокуратурасында мәгълүмат бар», – дип билгеләп үтте спикер, авыл җирлеге башлыгының 5 банк счеты булуы турында мәгълүматны күрсәтергә «онытуын» да өстәде.

Хәер, иң күп коррупция күренешләре Татарстанның 3 районында теркәлгән. Болар – Биектау, Кайбыч һәм Чирмешән районнары. Спикер сүзләренчә, ведомстволар арасында керемнәр турында мәгълүматлар буенча иң күп сораулар – ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге, ТР Мәдәният министрлыгы, шулай ук, «эшне активлаштырган», тәнкыйтьне «дөрес» кабул иткән һәм шуның өчен күптән түгел вакыттан бирле үрнәк итеп куелучы төбәк Мәгариф министрлыгына карата.

Салават Рәхимов коррупция буенча иң күп тәртип бозулар булган Татарстан районнары һәм ведомстволарын атады.

Фото: © Рамил Гали 

«Саннар һәрвакыт чагыштырмача. Без шул ук җинаять эшләре турында, ачыкланган шул ук хокук бозулар саны турында сөйләшкәндә дә, бу – бары тик активлыкны күрсәтә, шул исәптән, бу эш белән шөгыльләнүче тиешле органнарның активлыгын да», – дип аңлата Рәхимов.

Соңгы тикшерү вакытында республиканың Әгерҗе районында 12 муниципаль хезмәткәр дә «аерылып торган», аларның һәрберсенең эшендә теге яки бу туры килмәүләр табылган.

«Анда эшне арттырырга кирәк», – дип билгеләп үтте Рәхимов.

Коррупционерларга зарланып, кая мөрәҗәгать итәргә?

«Әгәр кеше яза икән, барлык мөрәҗәгатьләр, шул исәптән аноним хәбәрләр дә карала. Аноним мөрәҗәгатьләргә җавап бирелми, аерма аңлашыладыр дип уйлыйм. Безнең идарәгә килгән барлык мөрәҗәгатьләр карала», – дип ышандырды Рәхимов.

Мисал итеп, ул авыл җирлеге башлыгының уңга-сулга җир кишәрлекләре таратуы турындагы очракны китерде.

«Аноним хәбәрдә хәтта берничә җир участогының кадастр номерлары да күрсәтелгән, анда 10лап кишәрлек бар иде. Шуннан нәрсә, дисезме? Мәгълүмат расланды. Шуңа күрә, әгәр мәгълүматыгыз бар икән, ләкин нәрсәдән дә булса куркасыз, фамилиягезнең кайдадыр күренүен теләмисез икән, аноним хәбәр җибәрә аласыз, һәм аны караячаклар», – дип билгеләп үтте ул.

Коррупциягә каршы сәясәт идарәсендә хәтта аноним хәбәрләрне дә карыйлар.

Фото: © Рамил Гали 

ТР Иҗтимагый палатасы каршында дәүләт хезмәткәрләренең Хезмәт тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтларын җайга салу буенча комиссия бар. Шундый ук комиссияләр муниципаль районнарда да бар.

«Бездә торак коммуналь хезмәтләре (ТКХ) өлкәсе контроле буенча эш алып барыла, иҗтимагый контроль үзәге эшли, мөрәҗәгатьләр белән эшләү нәтиҗәлерәк булсын өчен, ТКХ буенча профильле комиссия төзелде. Шулай ук ирекләреннән мәхрүм ителгән гражданнарның хокукларын үтәү буенча Күзәтү комиссиясе эшли. Коррупциягә каршы тору комиссиясе, анда студентлар үз вузларында коррупцияне киметү өчен катнаша ала», – дип йомгаклады Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы иҗтимагый контроль комиссиясе рәисе Артур Мостаев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100