news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Виталий Агаповның улы Татарстанның Буа районы турында җыр яздырган

news_top
Виталий Агаповның улы Татарстанның Буа районы турында җыр яздырган
Фото социаль челтәрдән

Социаль челтәрләрдә Виталий Агаповның улы Виктор Агапов башкаруында «Буа – туган ягым» дигән яңа җыр чыкты.

«Буа белән мине хәрби хезмәт елларындагы иптәшләрем бәйли. Армиядә булганда Татарстан егетләренең хәрби хезмәте турында беренче җырымны яздым. Аннан Буа районы Ташкичү авылы егете Руслан Шәрәпов белән бер частьтә хезмәт иттек. Без Русланның туган ягы турында җыр яздык. Ул – сүзләрен, мин музыкасын иҗат иттем. Мине дусларым гел хуплый. «Буа – туган ягым» дигән җырны бар да ошатты. Мин үзем дә бу җырны яратып җырлыйм. Буада хәзер дусларым һәм Буа турында яратып җырлый торган җырым бар», – дип сөйләгән ул җыр тарихы турында «Байрак» газетасына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар