Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Коткарыгыз Раилебезне»: Буа театры коллективы Татарстан Рәисенә видеомөрәҗәгать яздырган

news_top_970_100
«Коткарыгыз Раилебезне»: Буа театры коллективы Татарстан Рәисенә видеомөрәҗәгать яздырган
видеодан скриншот

Буа драма театры коллективы, җитәкчеләре –Татарстанның халык артисты Раил Садриевны үз вазифаларына кире кайтаруда ярдәм итүләрен сорап, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка видеомөрәҗәгать яздырган.

«Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Раил Илдар улы Садриев – Буа дәүләт сатира театрының әтисе. Чөнки буш урында дәүләт статусындагы театрны булдырып, бар дөньяга танытучы ул.

100гә якын кешене эшле һәм ашлы итүче ул. Чит илләргә гастрольләр белән чыгып, татарлыкны танытучы кеше ул. Хәтта, шушы кечкенә генә Буада халыкара фестивальләр үткәргән шәхес ул.

Бүгенге көндә сезнең ярдәмегездә шундый искитмәле яңа бинабыз да булдырылды. Күпме яңа планнар, яңа гастрольләр географиясе төзелгән иде. Тик шушы яңа планнар, Раил Илдарович булмаса, барысы да челпәрәмә киләчәк. Ник дисәгез, Раил Илдарович – ул безнең Буа театрының локомотивы. Ә бүгенге көндә коллектив локомотивы булмаган паровоз хәлендә. Чөнки театр Раил Илдаровичтан башка эшли алмаячак, сүнәчәк.

Рөстәм Нургалиевич, зинһар, шушы күңелсез хәлгә үзегезнең игътибарыгызны юнәлтеп, дөрес карар кабул итүләрен тикшереп, Раил Илдаровичны – безнең җитәкчебезне – яңадан үзенең вазифаларына кайтарырга ярдәмегезне күрсәтсәгез, без Сезгә шушы коллектив белән бик рәхмәтле булыр идек.

Хөрмәтле Республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улы!

Буа театрының яңа тарихына бүгенге көндә 22 ел. Бу яңа тарихны башлап җибәрүче, аның шушы зур уңышларга ирешүендә беренче адымнарны ясаучы да, илһамландыручы да, коллективны туплаучы да ул – безнең хөрмәтле җитәкчебез Раил Илдар улы Садриев – Татарстанның халык артисты, эстрада артисты, театр артисты. Татарстанда гына түгел, Казахстанда, Үзбәкстанда, Чечня һәм башка Россиянең бик күп татарлар яши торган төбәкләрендәге театр сөюче татар халкы, татар булмаган башка милләт вәкилләре дә безнең театрыбызны яратып каршы алалар. Аның җитәкчесен хуплыйлар, аңа чәчәкләр, алкышлар бүләк итәләр.

Безнең башыбызга таш белән орган кебек булды. 20 майда безнең җитәкчебезне кулга алу – безнең өчен акылга сыймаслык вакыйга. Бу – кемнедер явыз мәкере. Без һич тә бу эшләр белән килешмибез. Бу ситуациягә дөрес бәя бирелеп, дөрес нәтиҗә ясалуга күзәтчелек итсәгез иде. Ихлас күңелебездән сезгә ышанып калабыз. Зинһар, коткарыгыз безнең Раилебезне. Чөнки Буа театры – аның идеяләренә корылган театр. Ул күргән киләчәкләр, ул уйлаган максатларга корылган. Безгә башка максатлар кирәкми. Матур киләчәк турында хыялланып яшибез. Рәхмәт сезгә!» – диелә театрның «ВКонтакте»дагы сәхифәсенә куелган видеомөрәҗәгатьтә.

Буа драма театры директоры һәм сәнгать җитәкчесе Раил Садриевны Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе хезмәткәрләре тоткарлавы турында язган идек. Россия Тикшерү комитеты аны вазифа вәкаләтләрен үз файдасына кулланган дип шикләнә.

Суд Раил Садриевка карата чикләү чаралары кабул итте. Аңа театрга йөрергә, җинаять эше буенча шаһитлар белән очрашырга, яшәү урыныннан төнлә чыгып йөрергә, интернет кулланырга, хатлар җибәрергә һәм кабул итәргә ярамаячак. Чикләү 2 июльгә кадәр дәвам итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100