news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Буа театры җитәкчесе Раил Садриев кешегә бәхетле булу өчен нәрсә җитмәвен сөйләде

news_top
Буа театры җитәкчесе Раил Садриев кешегә бәхетле булу өчен нәрсә җитмәвен сөйләде
Фото: © Солтан Исхаков, Абдул Фархан

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында Буа татар дәүләт драма театры җитәкчесе һәм артисты Раил Садриев кунак булды. Ул алып баручы Лилия Кадыйрованың «Бәхет өчен кешегә нәрсә җитми» дигән соравына җавап бирде.

«Мин аңлыйм: кеше җиргә бәхетле булыр өчен килгән. Хәерчегә тиен җитми, миллонерга миллион җитми. Бәхетне ниндидер зур станция дип уйлыйлар. Шунда барып җитәсең һәм кинәт бәхетле буласың. Минемчә, бәхет – ул шул станциягә бару юлы, көндәлек, сәгатьләп, минутлап, секундлап – ул яшәешнең үзе. Теш сызлагач кына аңлыйбыз, авызда теш бар икәнен. Теш сызламаганда без бит бу хакта уйламыйбыз. Бәхетсезлек килгәч кенә, бәхетле булганыңны аңлыйсың», – диде ул.

Бу хакта артист «ТНВ» каналы видеосының 11.25 минутында сөйли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар