Буа театры артисты Гөлзада Кәмәретдинова туйның икенче көнендә ирен Себергә озаткан
Артист «Буа кызлары» сәхифәсе сорауларына җавап биргән.
Буа театры артисты Гөлзада Кәмәретдинова «Гөлзада, ирең каян? Театрдан китәргә җыенмыйсыңдыр бит? Ширбәт аен кайда үткәрәсез?» кебек сорауларга җавап биргән. Җавапларны «Буа кызлары» аккаунты тәкъдим итә.
«Юк, китмим, театрдан башка беркайда да эшли белмим», дип көлдерде. Егетен дә шуның өчен Буадан сайлавын әйтте. Яшьләр ширбәт аен да кичектереп торган.
«Без бит эш аты кебек, туйның икенче көнендә иремне салкын якка эшкә озаттым. Үзем дә театрга чыгып йөгердем», — дип җавап биргән яшь килен.
Буа театры артисты Гөлзада Кәмәретдинованың кияүгә чыгуы турында язган идек.