Буа Сабантуеннан репортаж: «Бу – Татарстанда беренче чын Сабантуй»
Татарстаныбызда район Сабантуйлары гөрли. Быел Буа Сабантуеның төп үзенчәлеге – ул Сабантуйга милли киемнәрдән килү. «Интертат» Буа Сабантуеннан репортаж тәкъдим итә.
Буага Казаннан көндезге 12дә килеп җиттек. Үч иткәндәй, һава торышы салкын, җиләс һәм күк йөзе болытлы иде. Аннары бөтенләй яңгыр ява башлады. Яңгырга эләкмәсәң, Сабантуйда булган төсле булмый инде ул!
Сабантуй башланырга 1 сәгать вакыт калды. Халык аз. Шулай да Сабантуй кибетләрендә бала-чагаларны күрергә була иде. Һавада поп-корн, баллы мамык исләре борынга килеп керә. Тәмле. Нәкъ балачак исе. Асфальт яңгырдан юеш. Ап-ак аяк киемнәр пычранып беткәч, чирәмнән атлап бардым. Кабат чип-чиста булды.
Милли киемнәрдән атлап баручы ир-атлар, ханымнар байтак иде. Гадәти булмаган күренеш. Күз ияләнмәгән. Басма башында түбәтәй киеп фотога төшүче апаны күрдем. Түбәтәй татарныкы түгел бугай. Бизәге үзгә. Ханым мине күрү белән елмаеп куйды. Кәефе күтәренке, Сабантуйга шат.
Мин үзем Буаныкы түгел, Апастан килдем. Исемем – Ләйсән Акберова. Ирем Буа театрында эшли, ул бирегә эшкә килде. Әлеге түбәтәйне иптәшем Үзбәкстаннан алып кайтты. Минем өстемдә татар костюмы иде, әмма яңгыр яугач, салырга туры килде. Машинада калдырдым.
Буага Сабантуена ел саен киләбез. Ирем 2007 елдан бирле театр өлкәсендә кайный һәм ел саен чыгыш ясый. Мин – «группа поддержки». Балаларыбыз да биредә. Ике кызым бар. Берсе тормышта. Оныгым да бар минем. Мин инде дәү әни, – дип елмайды Ләйсән ханым.
Яңгыр булуга карамастан, кәефләр шәп. Күңелле, матур-матур күргәзмәләр ясаганнар бит инде. Быел күп кеше татар халык киемен киеп килгән. Ир-егетләр дә түбәтәй ала. Бу барыбер бит инде – прогресс! Милли киемнәрне мин бик хуплыйм. Карагыз сез милли киемнәрдәге әбиләргә! Шулкадәр килешә! Һава торышы әйбәт булса, күлмәкләр өстеннән курткалар киелгән булмаса, бик матур булган булыр иде инде, әлбәттә.
Ләйсән ханымның кызы Риана да килеп җитте. Кыз Сабантуйларга ел саен йөргәне, шаурма ашарга яратканы турында сөйләде. Мамыкны яратмавын әйтте. Моңа да гаҗәпләндем. Балалар арасында баллы мамыкны яратмаучылар да бар икән, минәйтәм.
Шулай сөйләшеп торганда, Ләйсән апаның каяндыр кодалары, туганнары, дәү-әниләре, иптәше пәйда булды. Сабантуй – чынлап та туганнар белән очрашу урыны инде ул! Кая борылсаң да – туганнар, дуслар, танышлар. Барысы белән исәнләшеп бетәргә дә кирәк бит! Берсенә дә сәлам бирмичә калма.
Ринат Акберов Буа театрында эшли. Аның сүзләренчә, алар театрлаштырылган тамаша куячаклар. «Без Сабантуйны ачып җибәрәчәкбез. Элек бит инде йолалар булган. Без шул күренешләрне күрсәтеп алабыз», – диде ул.
Асфальттан чын милли кием киенгән бер апа килә. Ай-яй матур иде образы! Ул – Буа районыннан Гөлия Садыйкова булып чыкты. Ул мәктәптә химия белән биология укытучысы булып эшли икән.
Кәефләр күтәренке, әле кереп кенә барыш. Яңгыр комачауламаса, ахырга кадәр калырга ниятлим. Татар эстрадасын тыңлыйсым килә. Мин эстрададан, үзем җырлый белмәгәч, барысын да яратып тыңлыйм. Барысына да сокланам, горурланам. «Алар молодцы!» дип карыйм, – диде ул.
Каршыга милли киемнән тагын ике апа очрады. Алсу Кәримова белән Гөлнара Сафиуллина биредә кунакларны каршы алачак икән.
Без милли ризыклар пешердек. Өчпочмак, кыстыбый, кабартма, чәк-чәк. Кәефләр шәп, чарада ел саен катнашабыз. Алла теләсә, яңгыры да туктаячак. Кич белән татар эстрадасын тыңлаячакбыз. Без үзебезнең Рафаэль һәм Динә Латыйповларны яратабыз, – дип сөйләде Алсу апа.
Җитәкчеләр килгәнче, аларны каршы алырга әзерләнеп торучылар янына, ишегалдына үттем. Анда тимер сугучыга күзем төште. Ул мичтә тимерне яндырып, шунардан самавыр өчен кыстыргычлар ясый иде. Исеме – Сергей. Тимерче фәлсәфи карашлы, тарих белән кызыксынучы кеше булып чыкты.
Ә тимерне кемнәр шулай итеп суккан? Татарларымы, руслармы?
Бу сорау мине генә борчымый икән. Мәсәлән, Казан ханлыгында атлар булганмы?
Булган, әлбәттә.
Атларга кем дә булса дага ясарга тиеш булган бит инде. Димәк, тимерчесе дә булган. Татарлар гомумән күчмә халык булган. Алар башта Болгарда, аннары Казан ханлыгында тукталган. Әгәр Татарстан тарихын укысак, татарлар авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгән. Терлек асраган. Сату белән шөгыльләнгән. Кыскасы, тимерче – ул бөтен җирдә дә тимерче. Алар Африкада да, Америкада да, Кытайда да бар.
Тимерче хәзерге яшьләргә дә зарланып алды.
Яшьләр хәзер бөтен нәрсәне дә онытты. Тукайны да, Пушкинны да. Минем балачакта олы томнар бар иде. Мин аны башыннан ахырына кадәр укып чыктым. Батырлар турында күп укыдым. Китап уку тирән фикерләргә өйрәтте. «ТикТок» нәрсә ул? Берәү таныласы килү максатыннан кыска видео төшерә дә, шуның белән шул. Ә, мәсәлән, тарих турында сораша башлыйсың – кеше югалып кала.
Безне сөйләшүне милли киемнән бер абый тыңлап торды. Һәм вакыты белән «әйе шул», «оныттылар-оныттылар» диде. «Абый, сез кем буласыз?» – дим. Буа районы Адав-Толымбай авыл җирлеге башлыгы Азат Әхмәтҗанов булып чыкты.
Балалар әдәбиятны укымый, дисез инде алайса?
Юк, укымый.
Сәбәбе нидә дип уйлыйсыз?
Әнә шул интернет, телефон, уеннар, Көнбатыш пропагандасы… Үзегез беләсез, интернетта нәрсә генә юк. Шуның белән балаларны «пичкают». Пушкинны – забыли! Тукайны – забыли! Все забыли! Килде-кирәкмәгән белән башларын катыралар. Ленин кем? дип сорасаң – белмиләр алар аны. Бер егеттән Ленин турында сорагач: «А кто он такой?» – ди. Минәйтәм, син мәктәптә укымадыңмы әллә? Хәзергеләрендә бөтенләй юк. 15 ел элек мәктәп бетергәннәр дә Ленинны белми. Мин гаҗәпләндем.
Гаеп кемдә булып чыга? Ата-аналардамы?
Барысында да. Ата-анада да, укытучыларда да. Гомумән мәгариф системасы үзгәрде. Без институтны үзебез укып тәмамладык. Беркаян күчермичә. Аннары шул ук институтны минем малай бетерде. Безнең уку белән аларның укуын чагыштырсаң, нык аерыла. Укымыйлар, кыскасы.
Азат абый, менә сез милли киемнәрдән килгәнсез. Үз теләгегез белән киеп килдегезме яки кирәк булгангамы?
Район башлыгы шундый тәкъдим белән чыкты. Безнең татар халкы милли киемнәрне тагын – забыли. Бүгенге көндә милли киемнәрдән килүчеләргә карыйбыз. Беренчедән, кызыклы, икенчедән –матур. Милләтебез белән горурланабыз без. Ә милли киемнәрне без кеше җирләгәндә киябез, каядыр ашка баргач киябез.
Узган ел белән чагыштырганда Сабантуйны оештыру буенча үзгәрешләр бармы?
Бар. Ел саен үзгәреп бара. Сабантуйның төзелешләре, мәйдан, ишегаллары әйбәтләнә. Камилләшергә тиеш инде ул. Бу – фәлсәфә законы. Камилләшмәсә, бетә ул аннары. Быел милли киемнәрдән килү – үзенә бер матур әйбер.
Сабантуйда ниләр карарга яратасыз?
Ат чабышы, көрәш. Ат чабышында атның да йөрәге сикерәдер, карап торганда үзеңнеке дә сикерә. Ат белән бергә йөгерәсең. Бу – кешегә шундый дәрт бирә. Көрәштә дә шул ул хәл.
Көрәшкә килгәндә, ничек уйлыйсыз, гадел үтәме ул?
Үткән заманнарда да гадел булган. Булмаса, төзәткәннәр. Андый күренешләрне үземнең дә күргән бар. Бер 30-40 еллар элек булгандыр. Бер көрәшче күз алдында җиңеп бара, юк, «зурда» утырган кешеләр үзенекен калдырмакчы булалар. Аннары халык түзмәде. Хәзер дә шул күз алдында тора. Халык мәйданга бәреп керде дә, чын батыр кала торган егетне күтәреп алып, трибунага алып менеп, бастырып куйдылар. Бетте.
Хәзер көрәшне «сөйләшеп» көрәшәләр, диләр бит.
Белмим анысын. Спорт – ул хәзерге заманда бизнес. Хоккей да, футбол да. Анда нәрсә барганын без белмибез. Без – гади караучылар гына.
Татар эстрадасына мөнәсәбәтегез нинди?
Илһам Шакиров, Әлфия Авзаловалар – алар легенда. Элеккеге җырлар алар мәгънәле, күңелгә үтеп керә торган, җыры да, көе дә. Хәзерге җырларны тыңлыйсың да, шарманка кебек кенә. Яшьләргә ошый, чөнки биергә, сикерергә була. Анысы да кирәктер инде аның. Фәлсәфә законы – үзгәрергә тиеш бар да.
Сәгать бердә җитәкчеләр дә килеп җитте. Программа буенча Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килергә тиеш иде. Аның урынына ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева килде.
«Буа-Алан» территориясенә кергәндә, гармунчылар, фольклор ансамбльләре һәм «Татар матрешкалары» прологы белән «Гольфстрим» үрнәк-хореография коллективы Сабантуй кунакларын каршы алды. Милли киемнәрдәге кызлар кунакларга милли ризыклар, ягъни чәк-чәк, ипи-тоз тәкъдим итте. Сабантуй территориясенең башында авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе тора иде.
Сабантуйда татар, рус, чуваш ишегаллары гөрләде. Җитәкчеләр ишегалларына кереп, һәр ноктада булып чыкты. Алар һәр халыкның гореф-гадәтләре, йолалары белән танышты, милли ризыкларыннан авыз итте.
Татар ишегалдында Буа дәүләт драма театры артистлары каршы алды. Биредә йоннан җеп ясау буенча мастер-класс, «Бүләкләр җыю» йоласын, коймак майлау өчен каз канатларын ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр.
Биредә мәчет сувенирлары ясаучы Буа районы Норлат авылыннан Илгиз Гыйниятуллинны да күрдем. Мин күптән түгел генә аңардан интервью алган идем.
Ул мине ачык йөз белән каршы алды.
Менә күргәзмәгә чыктык Сабантуйга. Кешегә матурлыкны күрсәтмәкче булам. Бераз кеше шатлансын, дим.
Кәефләр ничек соң?
Бәйрәмчә, Аллага шөкер. Яңгыр яумыйча тора иде, Сөбханаллаһ, яңгыр да булды.
Быел Буада Сабантуй үзенчәлекле үтә. Милли кимнәрдән килүгә ничек карыйсыз?
Бу безнең милли бәйрәм бит инде. Шулай булырга тиештер ул.
Илгиз абый үзе ясаган мәчет сувенирлары фонында фотога төшерергә сорады. Мишәрчә әйткәндә, фотога «суктык».
Биредә Марат Җаббаровка мәчет манарасына ай ябыштырырга тәкъдим иттеләр. Ул аны төз итеп беркетеп тә куйды.
Аннары чуваш һәм рус ишегалларында чигелгән сөлгене баганага бәйләделәр, яңа сауган сыер сөтеннән авыз иттеләр, тәңкә суктылар.
Саха Республикасы (Якутия) Югары Вилюй районы башлыгы Владимир Поскачин Сабантуй белән бик канәгать иде. Аның йөзеннән елмаю төшмәде.
Атмосфера биредә бик әйбәт, бәйрәмчә. Безгә монда бик ошый. Без монда өчәү. Бәйрәм шундый милли, җанлы! Мин биредәге гореф-гадәтләрнең саклануына бик шат. Барыгызга да яхшы, мул гомер телим. Бөтен кешенең дә эше, һәр бизнесның үсеше булсын. Россиядә дус халык булып яшик, – дип сөйләде ул.
Аның киеменә, образына игътибар итегез. Матур бит?
Алга таба килгән кунакларны, җитәкчеләрне «Унике кыз» риваяте белән таныштырдылар. Бәетләрдәге каһарманнар белән бер рәттә, хатын-кызларының затлылыгын, корбанлыгын, тугрылыгын һәм матурлыгын данлаучы күп кенә риваятьләр сакланган. Бу риваятьләрдә сугышчы кызлар туган илләрен кол итәргә омтылган чит ил илбасарларына каршы көрәшкән. Буа төбәге тарихында да шундый хатын-кызлар булган.
Аннары җитәкчеләр трибуналарга узды. Алар чыгыш ясаганчы, татар халкының гореф-гадәтләрен күрсәтә торган, «Чал гасырлар да безне эзләр» дип аталган театрлаштырылган тамаша куйдылар. Татар халкының чын йолаларын күрсәттеләр.
Беренче булып Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов чыгыш ясады. Нәкъ менә аның тәкъдиме буенча, быел Буа Сабантуе милли киемнәрдән уза.
Бәйрәмнең масштабы ел саен киңәя. Бу татар милләтенең гореф-гадәтләре көчле булуын аңлата. Шуңа күрә быел без бәйрәмне башка ракурста күрсәтергә булдык. Милли костюмнар киеп, без үз халкыбыз өчен горурлык белдерәбез. Бу – Татарстан Республикасында беренче чын Сабантуй! Бүген безнең идеябезне хуплап милли киемнәрдә килгән һәркемгә бик зур рәхмәт, – диде ул.
Марат Җаббаров Буа районы халкын һәм килгән кунакларны Сабантуй бәйрәме белән котлады.
Хөрмәтле буалылар, Сабантуй кунаклары, кадерле дуслар, сезне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәхсән үз исемемнән халкыбызның борынгы һәм күркәм бәйрәме белән котлыйм. Биредә төрле милләт вәкилләре һәм дин әһелләре очраша. Татулык, бердәмлек, дустанә мөнәсәбәт хакимлек итә, – диде ул.
Аннары Агросәнәгать комплексы алдынгыларын бүләкләү тантанасы булды. Шуннан соң, Сабантуй тантанасы ачык дип игълан ителде.
Буада спорт ярышлары башланды. Аркан тарту, гер күтәрү, штанга күтәрү, җиңел атлетика, армрестлинг, шашка һәм шахмат буенча турнир һәм милли уеннар. Халык ат чабышы һәм көрәш карады. Көрәшне ярата халык! Бер генә әйбер күңелне төшерде: ул да булса – кеше утыра торган эскәмияләргә аяк киеме белән менеп басып карау. Яңгыр яуды, җир пычрак бит. Тузанны кагып булса да төшереп, утырып була иде.
Аннары теләсә-кайсы Сабантуйга хас булганча, кеше ашый торган җирдә чүп иде. Моңа гаҗәпләнергә кирәкмидер дә, бәлки. Анысы да гореф-гадәткә әйләнеп бара бит инде. Пычратмыйча булмый.
Сабантуйда квадроцикллар, арбалы атлар, мөгезле (единорог) костюмын кигән атлар да бар иде. Кыскасы, бар да матур, күңелле, төсле, бәйрәмчә. Кичкә таба халык та күбәя башлады. Бөтен эшләрне бетереп килгәннәр булса кирәк.
Кызганыч, концерт кичке 8дә генә башлана иде. Салаватның концертын һәм салютны күреп булмады. Шулай да Сабантуй бик матур узды, дип әйтә алам. Милли җанлы татарларны күреп, горурлык хисе биләп ала. Бердәм булыйк! Бәйрәм белән!