Буа районында югалган 20 яшьлек Гүзәлне эзлиләр
Гүзәл бүген иртән эшкә киткән һәм шуннан бирле аның белән элемтә юк.
Буа районында югалган 20 яшьлек Куляева Гүзәл Әнвәровнаны эзлиләр. Бу турыда «Татарстан» ДТРК хәбәр итте.
Гүзәл бүген иртәнге җиделәр тирәсендә Югары Лашчы авылындагы өеннән эшкә китә. Ләкин кыз эшенә килми. Ул машинасын Җиңүнең 65 еллыгы урамындагы йорт янында калдырып киткән.
Гүзәл турында белешмә булган кешеләргә Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлегенә 3-12-88 номеры буенча шалтыратырга сорыйлар, диелә хәбәрдә.