Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Буа районында ташу юлны җимергән: синоптиклар мондый һава торышының күпме дәвам итәчәген әйтте

5 июльдән 6 июльгә каршы төндә Буа һәм Чүпрәле районнарында бер айлык норма -82-85 мм яңгыр яуды дип хәбәр итә “Татар-информ”, Татарстан Гидрометцентрына сылтама белән.

news_top_970_100
Буа районында ташу юлны җимергән: синоптиклар мондый һава торышының күпме дәвам итәчәген әйтте

Республиканың көнчыгыш районнарында 3-22 мм, көнбатыш районнарында 23-47 мм яңгыр яуган. Җил секундына 22 метр тизлеккә җиткән, яшен, боз явуы күзәтелгән.


Бу республика территориясендәге циклонга бәйле. Циклон Татарстанның көньягыннан төньягына таба хәрәкәт итә. Алдагы көннәрдә Татарстанда шушындый ук һава торышы сакланачак.

Иң көчле яңгырлар Буа районында күзәтелгән. Кыят авылы янында яңгыр нәтиҗәсендә барлыкка килгән ташу нәтиҗәсендә Зөя елгасы күпере су астында калган. Сараз авылы янындагы дамба астындагы торбаларның гына егәре җитмәү сәбәпле, асфальт юл да җимерелгән. Бу хакта “Байрак” газетасы яза.

Хәзерге вакытта “Волгострой” трестының бригадасы юлларны тәртипкә китерә. Торак пунктларда газ хезмәте һәм гадәттән тыш хәлләр хезмәте дежурда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100