news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Буа районында ир-ат исерек килеш әти-әнисен кыйнаган

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

news_top
Буа районында  ир-ат исерек  килеш әти-әнисен кыйнаган
pixabay.com/ru

31 гыйнварда Буа районының Әнәле авылында яшәүче 29 яшьлек ир-ат үз әти-әнисе белән бергәләп спиртлы эчемлекләр кулланган. Күпмедер вакыттан соң, исерек туганнар арасында бәхәс килеп чыккан. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат үзәге хәбәренә сылтама белән «Татар-Информ» язды.

Бәхәс кызып киткәннән соң, сәрхүш ир-ат әтисен һәм әнисен кыйный башлый. Каты кыйналу аркасында 51 яшьлек ир һәм 49 яшьлек хатын төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Соңрак алар икесе дә үзәк район хастаханәсенә озатылган.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар