Буа районында Степановка авылы янында чүплектә янгын чыккан. Монда 300 квадрат метрга якын мәйданда чүп-чар яна һәм пыскып ята, дип яза «Татар-информ».
Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, янгынны 3 янгын сүндерү көпшәсе белән сүндерәләр.
Янгын урынына суны авылдагы су башнясыннан цистерналы 2 машина ташый. Урында погрузчик эшли һәм хәрабәләрне аралый.
Утны тулысынча сүндерү өчен 8 самосвал һәм утка грунт сибәр өчен 2 трактор әзерлиләр.
Янгынны локальләштергәннәр.