Буа районында янгында 2 кеше һәлак булган. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиевка сылтама белән «Татар-информ» яза.
Якынча белешмә буенча, бүген көндез Ташкичү авылында бер катлы шәхси йортта янгын чыга. Өйдә 85 яшьлек хатын-кыз һәм 63 яшьлек ир-ат һәлак була. Алар әниле-уллы икәне билгеле.
Урынга шәһәр прокуроры Тимур Фатыйхов барган.Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.