Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Буа кешесе «әшәке видео» таралганнан соң Рахматуллинны яклый: «Стресс булгандыр Ринатка»

news_top_970_100
Буа кешесе «әшәке видео» таралганнан соң Рахматуллинны яклый: «Стресс булгандыр Ринатка»
https://vk.com/bua.koslara

Күптән түгел генә Ринат Рахматуллин интернет киңлекләрендә үзе катнашында «әшәке видео» таралганын әйтте. Җырчы әлеге видеоны видеомонтаж дип белдерде һәм жуликларның үзеннән 3 миллион акча сораганнары турында сөйләде. Әлеге хәлдән соң «утсыз төтен булмый» дип, Ринат Рахматуллинны гаепләүчеләр дә, аны яклап чыгучылар да күп булды. «ВКонтакте»дагы «Буа кызлары» төркеменә дә бер ханым, җырчыны аклап, менә ниләр сөйләгән:

«Мин, өлкән яшьтәге кеше, шушы Буада гомер иттем. Татарстаннан да читкә китеп, башка өлкәләрдә тамашачы яратып кабул иткән үзебезнең егетебез Ринат Рәхмәтуллинның гаиләсен, әнисен дә белә идем. Мәрхүмә Нурия апа гомер буе хезмәт куеп, шушы балаларын аякка бастырып, аларга төпле тәрбия биргән кеше. Ринатның тавышын ишетү белән Нурия апаның улы турында: «Улым, әле дә ярый син тугансың шушы дөньяга. Үзем кебек кешелекле, ярдәмчел һәм тәкәбберләнми торган булганың өчен Аллаһы Тәгаләмә мең рәхмәт дип, еш кабатлыйм», – диюләре исемә төшә. Әни кеше шулай дип әйткәч, бала начар була алмас ул.

Кичә өйгә кайтып барам. Өйлә вакыты җитеп килә. Буа урамында бер танышымны очраттым. «Минәйтәм, озак сөйләшеп торырга юк. Ачуланма инде, хәзер азан да әйтә башлар», – димен.

Ул да булмады, миңа, телефонын кесәсеннән чыгарып, нәрсәдер күрсәтә. «Юк, күзем дә күрми. Ашыгам», – дим. «Анда Ринат оятын югалткан», – ди. Киттем, сүз куертып тормадым. Өйгә кайттым, телефонга тагын хәбәр килә. Тагын шул Ринат турында. Кемнәр диген әле: барысы да булмаса да, күбесе олы кешеләрдән.

Мин шаккатам кешенең оятсызлыгына. Нәрсәгә кирәк шуны кешегә җибәреп ятарга. «Юк, бу – ниндидер үч», – дип уйлап куйдым. 1-2 секунд карагач ук сүндердем.

Ул да булмады, яраткан артистым үзе үк минем фикерләремне әйтеп, бу хәлне аңлатты.

«3 миллион сорадылар. Шулкадәр акча бирсәң, без бу видеоны социаль челтәрләргә таратмыйбыз, диделәр. Алар, акча эшләү нияте белән, видеоны миңа охшатып эшләгәннәр. Мин акча бирергә риза булмадым. Талаучылар шулай янап, миннән акча таләп иттеләр. Полиция аларны тоткарлады», – диде.

Минәйтәм, менә бит чын дөреслек кайда. Алдау нинди зур стресс булгандыр ла Ринатка. Ул кешеләр нинди баш белән эшләгән бу эшне?! Кая барса да тулы заллар белән каршы алган Буаның моңлы җырчысы ул. Нигә татар җырын, татар эстрадасын һәм халыкның яраткан җырчысын шулай пычратырга? Сез ни эшлисез, акчага сатылган җаннар?

Ринат, бу нәрсәгә ышанмыйбыз һәм синең белән янәшә басып, сине акларга ризабыз. Җырла, моңлан! Син халыкныкы», – дигән бу ханым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100