Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Буа Гүзәленнән – 8 Мартка 18 мең лалә!

Буа районында яшәүче шәфкать туташы Гүзәл Җәббарова үз теплицасында 18 мең лалә чәчәкләре үстергән. Бишенче ел шушы шөгыль белән мәшгуль булган ханым «Интертат» журналистына кышын чәчәк үстерү серләрен сөйләде.

news_top_970_100
Буа Гүзәленнән – 8 Мартка 18 мең лалә!
Абдул Фархан

Буага барганда, юлда буран котыра. Юкса, яз җитте, 8 Март бәйрәме якынлаша. Бакчачы Гүзәл Җәббарованың чәчәк иленә бару – кыш уртасында яз эзләп йөрү төсле иде. Шулай булып чыкты да.

Аяк астында бозлавык, юл кырыенда кар көртләре ята, салкын җиле үзәккә үтеп керә… Иң беренче күзгә ташланганы – ул биек тимер капкалы олы йорт һәм киң ишегалды. Капка төбендә төрле фигуралар, ямь-яшел чыршы сыны тора. «Эх, җәй көне монда бигрәк матурдыр!» – дигәнгә, Гүзәл ханым: «Җәй көне лаләләр юк шул», – дип җавап бирде. 

Теплицаны күрер өчен бакча ягына барырга кирәктер, дип уйлаган идем. «Аяк киемегезне алып, өйгә керегез», – дигәч, аптырап калдым. Теплицага керү юлы өй аша икән. Ягъни күрше бүлмәгә чыккан шикелле. Бу миңа бик тә уңайлы тоелды. Урамга чыгар өчен өске кием киеп мәшәкатьләнәсе дә юк. Залда телевизор карап утырып туясың да – чәчәкләр янына чыгып утырасың. Менә дигән медитация. Хуҗабикә дә нәкъ шулай диде. «Биредә ял итәм, тынычланам», – ди.

Теплицада «тере» чәчәк исе аңкып тора. Аны исе хәтта башларны әйләндерә. Чәчәк исе сөючеләр өчен монда бик рәхәт инде. 

Гүзәл ханымның төп эше тынычлык таләп итә шул. Аның сүзләренчә, ул Буаның СПИД лабораториясендә шәфкать туташы булып эшли. «23 ел буе бу өлкәдә кайныйм инде», – дип сөйләде ул. Ә чәчәк үстерү хыялы аның балачактан ук булган. Моның өчен ул дәү әнисенә һәм әтисенә рәхмәтле. 

«Чәчәк үстерү – дәү әни тарафыннан иңдерелгән мәхәббәт»

Кыш көне чәчәк күрәсем, аларны үстерәсем килде. Мин аларны бик яратам. Чәчәк үстерү – балачактан дәү әни тарафыннан иңдерелгән мәхәббәт. Дәү әнием бакчасында пионнар үстерә иде. Кияүгә чыгып, шушы өйгә күченгәч, дәү әни орлыклар бирде. Һәм мин, аның истәлеге дип, һәрвакыт аларны утыртам. Әти дә үз вакытында чәчәкләр үстерә иде.

Минем моның белән генә чикләнәсем килмәде. Кыш көне күңелсез булгач, чәчәкләр, яшеллек күрәсем килде. Шулай уйлый торгач, ирем Илфат белән бу турыда сөйләштек тә, лаләләр үстереп карарга булдык. Шулай итеп, безнең эшебез җайга салынды. Ирем миңа күп ярдәм итте, теплица төзеде. Мин аңа бик рәхмәтле. Ул минем бөтен хыялларымны да чынга ашыра. Ул үзе газовик булып эшли. Күп әйберләрне үз кулы белән ясарга ярата. Өебездә күп нәрсә аның кулы белән эшләнгән.

Безнең иң беренче теплица сарай башында, ягъни мансардада булган иде. Беренче елны 2,5 мең лалә чәчәге утырттык. Кызганыч, яртысы килеп чыкмады, яртысын ташладык. Шуңа да карамастан, төшенкелеккә бирелмәдем. Февраль аенда мансардадан төшеп барганда, сары чәчәк бәйләменә күзем төште. Алардан җылылык һәм нур бөрки иде. Тагын илһамландым да: «Эшемне дәвам итәм!» – дип, үз-үземә максат куйдым. Ул вакытта эш тәртибен белмәдек. Чәчәкләрне артык югары температурада саклаганбыз, вентиляцияне вакытында кушмаганбыз.

Икенче елны 6,5 мең лалә утырттык. Уңышлы булгач, аннары инде яңа теплица төзергә булдык. Биредә миңа нык җайлы. Урамга чыгып йөрергә кирәкми. Бары тик өй аша гына да бирегә керә алам.

Быел менә 18 мең лалә суганчасы утырттык. Узган елны 15 мең чәчәк үстергән идек, бөтенесен дә алып бетерделәр. Хәтта җитми калды. Быел ничек булыр. Лаләләрне быел 26 сорт алдык. Гел төрлене алырга тырышабыз. Биеген дә, тәбәнәген дә. Төрләренә килгәндә, гади лалә һәм пионга охшаш лалә. Суганчаларны Голландиядан кайтартабыз. Безнең Краснодардан махсус кешебез бар. Аның аша заказ ясыйбыз.

Быел гиацинтлар үстереп карадым. Бик ошады.

Хәзер чәчәкләрдән композиция дә ясыйм. Казанда флористлыкка курслар үтеп кайттым. Үз кулларым белән урманнан мүкләр, ботаклар җыеп кайтам да букетлар ясыйм, кәрзиннәр үрәм. 

Ел саен берәр машина ком кайтарттырабыз. Суганчаны туфракка утыртып була иде, әмма без комда тукталырга булдык. Комны химия белән эшкәртәбез. Бу бактерияләрдән арындыру өчен эшләнә. Игътибар итсәгез, суганчалар комнан өскә күтәрелеп тора. Без аны күмсәк тә, ул тамырлары белән барыбер өскә күтәрелә. Лалә 2-3 стадиягә җиткәч, мин аларны җыям. Лалә үсүдән туктагач, суыткычка алып куям. Ул анда дөм караңгылыкта вертикаль рәвештә саклана. Голландиядә үскән чәчәкләрне безгә ничек алып кайталар – монда да шул ук хәл.

Дымлылыгына карап, 2 көнгә бер салкын су сибәм. Даими бинаны җилләтеп торабыз, кирәк булса, җылылык кушабыз. Әлегә чәчәк үсүеннән туктап торсын өчен, җылылыкны сүндереп тордым. Гадәттә, мин аларны бу вакытта җыеп алам инде. Сез киләсен белеп, шулай эшләдем.

Бер сезон чыккан суганчаларны шәһәргә бирәбез. Әрәм булмасын өчен, мәктәпләргә, балалар бакчаларына тапшырам. Чөнки алар «выгонкага» инде туры килми.

Ә бакчада алардан яңа чәчәк үсәчәк. Мин һәр елны яңа суганча алам.

«Лаләне вазада саклаганда 6-7 сантиметр салкын су җитә»

Теплица эчендә ничә градус?

Хәзерге вакытта температура бина эчендә 9 градус, ә гадәттә 11-12. Җәй көне биредә бернәрсә дә утыртмыйбыз. 

Лаләләрне өегездән генә сатасызмы яки кибетегез бармы?

Юк. Өйдән генә сатабыз. Шәхси аккаунтларым реклама ясарга булыша. Үземнең фотозонамны булдырдым. Тәрәзәне кара челтәр белән каплап куям да, контент төшерәм. 8 Мартка кадәр чәчәкләрне бөтенесен диярлек алып бетерәләр. Бөтен кешене дә лаләләр үзебезнеке булуы канәгатьләндерә. Без бернинди өстәмә ашламалар кулланмыйбыз.

Сары лаләләрне алучылар бармы?

Әлбәттә. Сары чәчәкләрне күптән түгел генә алып киттеләр. Аның композициясе бик матур күренә. Яз җиткәнне күрсәтә.

Чәчәкне вазада ничек сакларга?

Лаләгә су күп сибәргә кирәкми. Алар аны яратмый, 6-7 сантиметр су җитә. Ул чәчәкнең вазада тору мөмкинлеген арттыра. Су, һичшиксез, салкын булырга тиеш. Әле боз кисәген салсагыз да була. Ваза һәм су чиста булырга тиеш. Кояш нурлары астына, батарея, радиатор янына куймаска тырышыгыз. Лалә җылылык яратмый. 

Чәчәк озак торсын өчен, суга шикәр яки сода саларга кушалар.

 Лалә чәчәгенә бернәрсә дә кирәкми. Шул 2 көнгә бер сабакларын туры итеп кисеп торыгыз. Әлеге кагыйдәләрне үтәсәгез, лаләләр 2 атна яки күбрәк тә яшәячәк.

Шунысы кызыклы: лаләне розалар белән бергә утыртып куйсаң, лалә башкаларыннан озынрак булачак. Чөнки ул суда үсүен дәвам итә.

 Сезнең иң яраткан чәчәк – лалә булып чыгамы?

 Миңа бөтен чәчәк тә ошый. Мәсәлән, гиацинт – нинди матур! Аның һәр аерым алган чәчәге матур. Аңа карап, ничек «мин аны яратмыйм» дип әйтергә була? Мин аны яратам. Хамелациум чәчәге язны да, кышны да хәтерләтә. Лалә белән бер композициядә, русча әйткәндә, супер күренә!

Бәяләре ничә сумнан?

Бер орлыкның бәясе 17, 25, 26 сум булырга мөмкин. Теләсә кайсы үскән чәчәкнең бәясе 80 сум. Безгә суганчалар өшетелгән килеш кайтарыла. Үземнең бу эш белән шөгыльләнергә мөмкинлегем юк. Суганчаларны эшкәртәбез, утыртабыз, һәм ул тамыр җәя башлый. Иң башта «выгонка» 5-6 градус температурада башлана. Бөтен лалә дә 8 Мартка кадәр үсеп җитсен өчен, 13 гыйнвар көне үк температураны күбәйттек, вентиляцияне һәм яктылыкны куштык. Аннары лалә үсә башлый, бутоннары пәйда була. Бөтен процесс артыннан күзәтеп була. Чәчәкләргә кирәк булганда, яктылыкны үзебез кабызабыз, кояшка бәйле түгелбез. Аны лаләнең үсү чорында гына кулланабыз. Чәчәкнең утка махсус синтез башлана. 

Алга таба нинди максатларыгыз бар?

Туй букетларын ясарга өйрәнәсем килә. Ирем: «Ярар, барып кайт», – диде. Мөмкинлекләремне киңәйтәсем, өйрәнәсем килә. Чәчәкләр үстереп сату – минем яраткан шөгылем генә. Киләчәктә шөгылемнән бизнес ясыйсым килә. Яраткан эшем акча да китерсә, әйбәт бит инде ул. Алга таба тәҗрибәле флорист буласым килә. Бу эш миңа бик тә ошады. Башта гади букетлар гына ясый идем, ә хәзер бу эштә профессионал булырга максат куйдым.

Тизгә генә төшке аш вакытында Илфат абый кайтып җитте. 

Илфат абый, тиздән 8 Март җитә. Тормыш иптәшегезгә бүләк әзерләдегезме?

Әзерләдем. Үземне әзерләдем (көлә). Мин бөтен көчемне шушы теплица ясауга куйдым. Хатыным белән бергә алып барабыз әлеге эшне. Бәйрәмгә чәчәк аласы юк инде, бер плюсы бар, – дип көлде ул.

Чәчәк аласы булмагач, башка бүләк алырга кирәк бит!

Ул минем үзе чәчәк кебек. Без өйләнешкәндә, миңа – 25, аңа 18 яшь иде. 7 яшь безнең аерма. Ул безнең урам аша дус кызына килеп йөри иде. Без монда төзелеш эшләре белән кайный идек. Аңа гел күз салып кала идем. Шулай танышып киттек инде. Ходай ничек насыйп иткән! Тормыш иптәшем мине чәчәкләре белән дә, үзе белән дә яшәртә. Яшәреп яшәргә кирәк һәрвакыт. Аннары барысы да әйбәт булачак.

Гүзәл ханым белән Илфат абый – бик матур парлар. Бер-беренең күзләренә генә карап торалар. Бергә көрттән йөгереп, кочаклашып фотога төшәләр. Алга таба да аларга матур эшләрендә зур уңышлар телим!

Бакчачы Гүзәл Җәббарова белән әңгәмәдән фоторепортаж

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100