Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Буа драма театры артисты Гөлзада Кәмәртдинова кияүгә чыккан

Бу турыда Буа дәүләт драма театрының җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Раил Садриев хәбәр иткән.

news_top_970_100
 Буа драма театры артисты Гөлзада Кәмәртдинова кияүгә чыккан
Раил Садриевның Фейсбук битеннән

«Шатлыклы хәбәр! Буа драма театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Гөлзада Илдар кызын һәм аның сөйгән яры Рушан Рафыйк улын туй көннәре белән котлыйбыз! Кадерле Рушан-Гөлзада! Сезне чын күңелдән тәбрик итәбез! Ихлас йөрәктән җаннарыгыз кавышкан, йөрәкләрегез берләшкән көнегез белән! Бәхетле булыгыз, сөеп-сөелеп, һәр туар таңның кадерен белеп яшәгез!» — дип Буа драма театры төркеме язганны Раил Садриев фейсбуктагы битендә бүлешкән.

 «Ә без бүген Толымбай авылында „Тамак“ кафесында Гөлзада һәм Рушан Садриевларның никах туенда булдык! Әйе, Буа драма театрының әйдәп баручы, Татарстанның атказанган артисты Гөлзада Кәмәртдинова кияүгә чыкты!» — дип язган инстаграмда шагыйрь, алып баручы Ренат Галиәскәр дә. 

Яшьләрне без дә никах туйлары белән ихластан котлыйбыз. Тигезлектә, тиңлектә, бәхет-шатлыка күмелеп яшәүләрен телибез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100