Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Бу җырны җырлаганда күңелегез тулмадымы?" Әнвәр Нургалиев Хәния Фәрхинең "Үпкәләсәң, әйдә үпкәлә" җырын җырлый башлаган

"Бу җырны җырлаганда күңелегез тулмадымы?" Әнвәр Нургалиев Хәния Фәрхинең "Үпкәләсәң, әйдә үпкәлә" җырын җырлый башлаган

news_top_970_100
"Бу җырны җырлаганда күңелегез тулмадымы?" Әнвәр Нургалиев Хәния Фәрхинең "Үпкәләсәң, әйдә үпкәлә" җырын җырлый башлаган
"Үпкәләсәң, әйдә үпкәлә" яңа сулыш белән яңгыраячак. (Булат Юнысов көе һәм сүзләре, Хәния Фәрхи репертуарыннан, Габделхәй абый Биктаһиров рөхсәте белән башкарыла). Татар эстрадасының легендасы Хәния Фәрхинең якты истәлегенә багышланган концертта җырланган иде ул. Чын күңелдән кабул итәрсез дип ышанам. Күптән язылган иде бу җыр, чыгарыргамы-юкмы дип уйлап йөрдем..." - дип язган Әнвәр Нургалиев.  

Укучыларның күбесе бу җырны яраткан. 

"Сез җырга яңа сулыш өрәсез". "Йөрәккә үтеп керә". "Болай булгач, Хәния апаның җырлары үлми әле". "Бу җырны җырлаганда күңелегез тулмадымы?" "Тавышыгыз матур, әмма Хәния апа - Хәния апа инде ул". "Дөрес, Хәния Фәрхине беркем алыштыра алмас. Аның җырын башкару - аның истәлеген яңарту ул". "Тормыш алга бара, Хәния апаның җырлары яшәргә тиеш". "Күә яшьләре тулырлык итеп башкарасыз, Нью-Йоркта яшим, сезне рәхәтләнеп тыңлыйм".

Хәния Фәрхи башкаруында "Үпкәләсәң, әйдә үпкәлә" җыры.


Әнвәр Нургалиев башкаруында "Үпкәләсәң, әйдә үпкәлә" җыры.
 

"Үпкәләсәң, әйдә үпкәлә"

Булат Юнысов көе һәм сүзләре.

Ялгыз узган язлар, синсез аткан таңнар,
Күңелләргә кергән көз моңы.
Онытылган инде тәүге сөйгән ярлар,
Дөнья мәшәкате өй тулы.

Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә.
Тик кайгылар белән түләмә.
Соңлап кына килгән газиз яр,
Күз яшьләрем генә булып кал.

"Алда әле безнең сөю таңы", — диеп,
Өметләндермәче, гүзәлем.
Нигә кирәк инде, соңлап килгән бәхет.
Түзә алмас кебек йөрәгем.

Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә,
Тик кайгылар, белән түләмә.
Соңлап кына килгән газиз яр,
Күз яшьләрем генә булып кал.

Якты йолдыз булып, соңлап кына балкып,
Ул сөюем сүнде, атылды.
Өзгәләнә үзәк, тик бер генә теләк:
"Йә, ходаем, бирче сабырлык".

Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә,
Тик кайгылар белән түләмә.
Соңлап кына килгән газиз яр,
Күз яшьләрем генә булып кал.
Посмотреть эту публикацию в Instagram

Кадерле дуслар. Тиздән бик матур hәм монлы җырларнын берсе "Үпкәләсәң, әйдә үпкәлә" яңа сулыш белән янгыраячак. (Б.Юнусов көе һәм сүзләре, Х.Фәрхи репертуарыннан, Габделхай абый Биктаhиров рөхсәте белән башкарыла). Татар эстрадасының легегдасы Хәния Фәрхинен якты истәлегенә багышланган концертта жырланган иде ул. Чын кунелдән кабул итәрсез дип ышанам.Куптэн язылган иде бу жыр,,чыгарырга мы юкмы дип уйлап йордем.... #упкэлэсэнэйдэупкэлэ #татарэстрадасы #башкортостан #истэлек #татарстан #студияан

Публикация от Анвар Нургалиев (@anvar_nurgaliev)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100