Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу җырны кемгә багышлавың аңлашыла...» – Ильмира Нәгыймовадан премьера

news_top_970_100
«Бу җырны кемгә багышлавың аңлашыла...» – Ильмира Нәгыймовадан премьера
Фото: Ильмира Нәгыймованың социаль челтәрдәге аккаунтындагы видеодан скриншот

Җырчы чираттагы яңа җырын тәкъдим итте. «Кочакладым» дип атала.

«Премьера! «Кочакладым». Яраткан кешеләрегезне кочаклап, бу җырны «отмечать» итегез. Ильмира Нәгыймова көе, Ләйсән Гайнетдинова сүзләре, Артур Җамалетдинов аранжировкасы», – дип язган Ильмира социаль челтәрдәге аккаунтында.

Җыр аның күпчелек виртуаль дусларының күңеленә хуш килгән. «Мәңге тыңлап була», «Йомшак җыр, кабат-кабат тыңлыйсы килә», «Мин бу җырны бик күптәннән көттем», «Җиңел, рәхәт җыр», «Бик нәзәкатьле килеп чыккан», – дип бәяләгәннәр Ильмираның яңа иҗат җимешен.

«Нишләп бөтен җырларыгыз да бер төрле? Чырылдавык көй», – дип, җырны бик үк ошатып бетермәүче дә табылган. Аңа җавап итеп, җырчы ирония белән: «Махсус сезнең өчен, тыңларга ятышлы булсын өчен», – дип комментарий калдырган.

Җыр фонына куелган фотога ишарәләпме, әллә яшь җырчы Марат Яруллин белән Ильмираның «Соңгы бию» җырыннан соң туган имеш-мимешләргә нигезләнепме... «Хәзер инде бу җырның кемгә багышлавың аңлашыла», «Фотода Марат Яруллинмы ул?» – дип язучылар да бар.

Марат үзе: «Маладис, Ильмира апа!» – дип комментарий калдырган. Ильмира да: «Рәхмәт, Марат абый!» – дип елмайган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100