Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу җырны башкарырга хакыгыз юк» – «Башкирская домохозяйка» Хәния Фәрхинең җырын җырлаган

news_top_970_100
«Бу җырны башкарырга хакыгыз юк» – «Башкирская домохозяйка» Хәния Фәрхинең җырын җырлаган
Фото социаль челтәрдән

«Башкирская домохозяйка» сәхифәсе белән танылган Башкортстан блогеры «баттл» биремен үти. Ул башына кәстрүл киеп, кеше күп йөри торган урында «Әлдермешкә кайтам әле» җырын башкара.

Әмма легендар җырчы Хәния Фәрхинең иҗатын яратучылар аның бу гамәлен ошатмаган. Блогерның язылучылары үзара әңгәмә корган:

– Хәния ул – кабатланмас легенда, аның җырыннан көлү – урынсыз.

– Дөрес, легенда! Бу җырны җырларга хакы юк.

– Юктан тавыш чыгармагыз инде. Хәмер эчеп, өстәл артында җырларга ярый, әйеме? Ә болай юк, имеш. Позитив булырга кирәк.

– Җырчы вафат булгач, җыры да үләргә тиешме?

– Миллионлаган җыр арасыннан бу җырны сайлаган икән, куанырга кирәк. Димәк, җырчыны хәтерлиләр. Хәзер шул җыр исләренә төшеп, кабат тыңларлар. Бу, киресенчә, яхшы күренеш.

– Җырчыны искә алганда, башка кәстрүл киеп, яраткан җырчының җырларын башкармыйсың. Димәк, максат җырчыны искә алу түгел…

«Булмаган җырдән пычрак эзлисез», – дип җавап биргән язылучыларына блогер.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100