Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу җырны барысы да ишетергә тиеш!» – Элвин Грей белән өр-яңа трио

news_top_970_100
«Бу җырны барысы да ишетергә тиеш!» – Элвин Грей белән өр-яңа трио
Видеодан скриншот

Җырчы Элвин Грей сәхнәдәшләре Ябай Малай (буларак таныш) һәм Искәндәр исемле егетләр белән бергә трио җырлаганнар. Җырның исеме – «Сау бул».

Әлеге җырны алар ике телдә – татар һәм рус телләрендә тәкъдим иткәннәр. Кайберәүләрнең соравы буенча, Элвин Грей җыр сүзләренең рус телендәге тәрҗемәсен дә комментарийларда язып калдырган.

«Премьера!

Бүген төн уртасында Ябай Малай һәм Искәндәр белән безнең уртак җырыбыз дөнья күрде.

Сез инде җырга бәя бирергә өлгергәнсездер, дип өметләнәм.

Рөстәм Гыйззәтуллин – җырның авторы. Бу җыр 90нчы елларда ук язылган булган», – дип хәбәр иткән җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Бик эмоциональ җыр. Йөрәккә үтеп керәсез, егетләр. Яңа төрле форматтагы җыр өчен рәхмәт», «Менә, ичмасам, җыр! Бүгенге көндә моны күз яшьләрсез тыңлап булмый. Барыгыз да маладис. Радикка аеруча зур рәхмәт...», «Көне буе тыңлыйм. Искиткеч», «Өчегезнең тавышы бергә бик шәп яңгырый», «Рәхмәт авторларга һәм башкаручыларга», – дип җылы сүзләрен ирештергәннәр Элвинның виртуаль дуслары.

«Җыр бик текә. Ләкин нишләп маскалардан булуыгыз гына аңлашылмый», – дип, видеода маска киеп җырлаучы егетләрне күздә тоткан берәү.

«Кояшым, бу җырны рус телендә дә яздырыгыз инде зинһар өчен. Бу җырны барысы да ишетергә тиеш! Солдатларыбыз белән ешрак очрашкалап тор шулай, күрәсеңме, очрашу вакытында аларның хәрби рухлары нинди! Игелекле эшләрең өчен бик яратам үзеңне», – дип, «Сау бул» җырын рус телендә дә чыгарырга тәкъдим итүче булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100