«Бу җырда шулкадәр мәхәббәт» — Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачурина дуэт әзерли
Җырчылар үз сәхифәләренә дуэттан өзек куйган.
Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачурина яңа дуэт әзерли. Яңа җыр «Серле төнем» дип атала. Ришат бу җырдан өзекне үз сәхифәсенә куйган һәм дәвамы Алия Карачурина битендә дип язган.
Инстачылар бу ике җырчыга матур пар дип соклана. Киләсе видеоның аларның туеннан булуын телиләр.
«Бу җырда шулкадәр мәхәббәт», — дип тойган виртуаль дусларының берсе.