Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Юк, җитмәде миңа синле гомер...» – Айгөл Бариева мәрхүм иренә багышлап җыр яздыра

news_top_970_100
«Юк, җитмәде миңа синле гомер...» – Айгөл Бариева мәрхүм иренә багышлап җыр яздыра
Айгөл Бариеваның Телеграм каналыннан

Айгөл Бариева мәрхүм ире Линар Юсиповка багышлап яздырган җырын 14 декабрь көнне узачак «Рәхмәт тормышымда булганың өчен» исемле концертында башкарачак. Бүгенге көндә җырчы ире истәлегенә куячак шушы концертка әзерлек эшләре белән мәшгуль. Әлеге җырны яздыру мизгелләрен ул Телеграм каналына да куйды.

«Кызым: «Әни, син бу җырны хит булсын өчен яздырмадың. Синең максатларың һәм мотивларың башка», – диде.

Һәм ул хаклы!

Бу җырым белән, Линарым, бары тик сиңа барысы өчен рәхмәт әйтәсем килә. Безнең бәхетле тормышыбыз өчен! Безнең балаларыбыз өчен! Минем тормышымда булганың өчен. Сине миңа Аллаһы Тәгаләм бүләк иткәне өчен. Бу җырымны дөньяга тудырган искиткеч мәгънәле шигырь авторлары Эльмира Җәлилова һәм Булат Шәриповка, бөтен күңелен биреп эшләүче аранжировщик Гадел Әхмәдуллинга (чөнки ул – Линарымны бик якын белгән  күршебез дә әле), тавыш яздырган Альберт Зиятдиновка. Һәрберсе бу җыр өстендә үз җанын, үз йөрәген биреп эшләде. Бик зур рәхмәт сезгә! Сез миңа бик булыштыгыз. 
Бу җыр күз яше аша дөньяга туган...

14 декабрьдә концертка килгән һәрбер кешегә, янында булганнарга һәм арабыздан киткәннәргә бу сүзләрне әйтергә тагын бер мөмкинлек булачак: «Рәхмәт, тормышымда булган өчен». 

Җыр авторы Эльмира Җәлилова да үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә: «Линарны үз гомеремдә 2 мәртәбә күрдем, шуңа да аны беләм дисәм, хилафлык булыр. Тик аның бер сыйфаты, бер гамәле – Айгөлдән кала беркемне күрмәве, аның күзенә генә карап торуы – нык тансык һәм кадерле иде. Минем әбекәй бабакайга шулай карый иде –җирдәге Ходай Тәгаләсе иде бабакай. Менә Линар да Айгөлне шулай күрде. Җырга шул җылылык салынды, шул яктылыкны югалту сагышы.

Айгөл һәр сүзне җелегеңә үткәреп җырлый, ю-юк, җырда елый. Мөгаен, иң авыр җырларымның берседер. Булат, рәхмәт, сүзләргә тәңгәл моң таба белүеңә», – дигән ул. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 27 октябрь 2022
    Исемсез
    Узэк озгеч жыр! Туйганчы жыладым. Афарин авторларга хэм Айголгэ ! Башыннан югалту уткэргэннэргэ ходаем сабырлык бирсен.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100