Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу җыр елның хиты булачак»: Илсөя Бәдретдинова кем белән дуэт җырлаган?

Яңа дуэтны Илсөя Бәдретдинованың тамашачысы җылы кабул иткән.

news_top_970_100
«Бу җыр елның хиты булачак»: Илсөя Бәдретдинова кем белән дуэт җырлаган?
Салават Камалетдинов

Илсөя Бәдрединова үзенең төркемендәге музыкант Илнур Колахмәтов белән дуэт җырлаган. Әлегә серле җырны бер мәҗлестә генә башкарсалар, бик тиздән җырның яздырылган варианты музыкаль мәйданнарда урын алачак. Бу хакта Илсөя Бәдретдинова инстаграмда үзе хәбәр итә.

«Арала бу газаптан» җырын күпләрегез кабул итте. Үзебезгә бик-бик ошады», — дигән җырчы.

Илсөянең тамашачысы, чыннан да, җырны бик җылы кабул иткән. Алар әлеге дуэтның каз тәннәре чыгаруы турында яза. «Искиткеч образлар, искиткеч җыр. Ә ничек итеп башкарасыз, ничек итеп тәкъдим итәсез сез аны», «Һичшиксез, бу елның хиты», — дигәннәр.

Икенчеләре Илнурның искитмәле тавышына сокланган. «Бу дуэтны жырламаган булса, белмәс идек талантын. Бигрәк бар яктан килгән малай бу. Курайда да бик матур уйный, гармунда да», «Их, бу егетең әз генә өлкәнрәк түгел! Нинди матур пар булыр идегез. Бигрәк сөйкемле бу бала», — дигәннәр.

«Чын дөресен әйткәндә, бу җырның элек булганын Илсөя Бәдретдинова җырлагач кына белдем. Ике вариантын да чагыштырдым, сезнеке күбрәк ошады», — дип тә язганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100