Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бу язда нәрсәләр модада һәм хатын-кыз иренең фикеренә колак салып киенергә тиешме?

Стилистларга кемнәр мөрәҗәгать итә, модалы киенү өчен күпме акча кирәк һәм алдагы язда ниләр модада булачак? Болар хакында стилист-имиджмейкер Лилия Давыдова сөйләде.

news_top_970_100
Бу язда нәрсәләр модада һәм хатын-кыз иренең фикеренә колак салып киенергә тиешме?
Фото: chelny-izvest.ru

Стилистларга кемнәр мөрәҗәгать итә?

– Миңа ир-атлар да, хатын-кызлар да мөрәҗәгать итә, ешрак җитәкчеләр яки эшмәкәрләр. Билгеле бер таләпләр белән киләләр, мәсәлән, ниндидер чара өчен кием сайлау яисә тормышларында ниндидер үзгәрешләр ясарга теләү, шуңа бәйле рәвештә гардеробны үзгәртү һәм башкалар. Чөнки тышкы үзгәрешләр эчке үзгәрешләргә дә китерә. Ә кайвакыт, киресенчә, кеше эчке яктан үзгәргән һәм тышкы яктан да үзгәрешләр тели. Гардеробларын үзгәрткәннән соң, вазифаларында күтәрелүчеләр яки статусларын үзгәртүчеләр дә була.

Өлкәннәр киләме?

– Шәхсән алар бик сирәк мөрәҗәгать итә, нигездә олы яшьтәге әти-әниләренә балалары шундый бүләк ясый. Мәсәлән, телевидениедә үзеңне үзгәртү турындагы программаларны карарга яраткан әнисенә кызы бүләк ясады. Юбилее алдыннан кызы 69 яшьлек әнисенең күптәнге хыялын тормышка ашырды. Ул аның өчен комплекслы үзгәрешкә заказ бирде: чәч кисү, макияж, кием сайлау. Әлеге үзгәрештән соң, бу ханым яшьрәк һәм ябыграк күренә башлады.

Кайберәүләр «ни өчен стилистка акча түләргә, бу акчага артык әйбер сатып алып була бит» дип уйлый. Мондый фикер белән еш очрашасызмы?

– Булгалый, хәзер бит күп мәгълүмат интернетта. Ләкин анда тәкъдим ителгәннәрнең барысы да сезгә туры киләчәк дигән сүз түгел. Үз-үзеңә стилист булу өчен, үзеңне, фигураңның үзенчәлекләрен яхшы белергә, киемне сайлый белергә кирәк.

Әгәр дә үзеңнең «типаж»ыңны белсәң, бу ярдәм итәме?

– Әйе, берничә «типаж» бар: драматик (актив кызлар), романтик (нәфис хатын-кызлар), натурал (ир-ат һәм хатын-кыз сыйфатлары балансы булган спортив кызлар), классик (зәвыклы һәм затлы хатын-кызлар), гамин (бала йөзле һәм кечкенә гәүдәле мәңге яшь хатын-кызлар). Әмма бу – иң мөһиме түгел. Мин киемнәрне яшәү рәвешеннән чыгып та сайлыйм. Әгәр дә кеше фитнес-тренер булып эшли икән, аңа классик костюм кирәк булмаска да мөмкин. Ләкин, аның нәрсә эшләвенә карамастан, мин барыбер костюм булдырырга киңәш итәм, ул һәрвакыт диярлек актуаль. Аның белән очрашуларга, эшлекле сөйләшүләргә барырга мөмкин. Шул ук вакытта фитнес-тренер өчен бу – классик булмаган кара костюм була ала.

Фото: chelny-izvest.ru

Стилист белән кибеткә барып берничә образ тудыру өчен күпме акча кирәк?

– Барысы да кешенең күпме акча тотарга әзер булуына һәм аның теләкләренә бәйле. 20 мең сумнан башлап.

Иң күп акча тоткан клиентыгыз нинди сумма сарыф итте?

– Чаллыда яшәүче бер ир-атка ял, юбилей һәм эш өчен брендлы киемнәрдән образлар сайладык. Боларның барысын да без Казан кибетләрендә 500 мең сумга җыйдык.

Модалы киенү өчен күпме акча кирәк?

– Мода цикллап бара: нәрсәдер кала, нәрсәдер яңара. Мода дөньядагы үзгәрешләргә бәйле. Мәсәлән, пандемия вакытында уңайлы костюмнар модага керде, хәзер күбрәк нәфис күренү өстенлек итә, бигрәк тә яз көне. База әйберләре һәрвакыт булырга тиеш, ә аларга ниндидер модалы акцентлар, аксессуарлар өстәргә була. Әгәр дә ультрамодалы булырга әзер булсагыз, супермодалы әйбер сатып алырга мөмкин, ләкин сез аны бер сезон гына кия алачаксыз. Мин – акыл белән сайланган һәм практик гардероб яклы. Кемдер модадагы киемнәр сатып ала һәм даими рәвештә хезмәт хакының бер өлешен киемнәргә сарыф итеп бара, кемдер база әйберләренә өстенлек бирә һәм аларны 3-5 сезон кия.

Ничек уйлыйсыз, безнең шәһәрдә модага туры китереп киенәләрме?

– Яшь кызлар арасында, күп булмаса да, андыйлар бар. Ир-атлар арасында берәм-сәрәм генә. Әлбәттә, мода буенча киенгән кешеләрне күбрәк күрәсе килә.

Чаллы кибетләрендәге кием коллекцияләре Казандагы һәм Мәскәүдәге шундый ук кибетләрдән аерылып торамы?

– Әйе, безгә барысы да килеп җитми. Әйтик, бер танылган «челтәр» хәзер ир-атлар өчен кием «линейкасын» чыгара башлады, Чаллы кибетләренә ул әле килеп җитмәде. Кайбер әйберләр соңарып килә.

Хәзерге көн модасында хатын-кыз нәфислегенә бик аз урын бирелә. Ничек уйлыйсыз, күлмәкләр, итәкләр, үкчәле аяк киемнәре кайчан да булса модага кайтачакмы?

– Нәфислек инде берничә сезон модада, әмма сорау: хатын-кызлар аны кулланамы? Хәзерге вакытта миди-күлмәкләр, макси-күлмәкләр, озын карандаш-итәкләр, чәчәкле принтлар, чәчәк формасындагы бизәнү әйберләре модада. Шулай ук үкчәле һәм платформалы аяк киемнәре дә. Алар хәтта джинс белән дә хатын-кызларга нәфислек өстәячәк. Ләкин менә җәй көне мин бер егет белән бер кызның бер үк төрле киемнәрдән йөрүен күрдем – джинс шорты, футболка, кызның да чәчләре кыска. Аңлашылмый торган силуэтлар…

Хәзер ниндидер тузган, бер-берсенә туры килми торган әйберләр модада. Нигә алар матур дип санала?

– Әйе, туры килми торганны туры китерү инде пандемиядән бирле килә. Ләкин аны матур итеп берләштерә белергә кирәк. Мәсәлән, классик пиджак белән худи яки романтик блузка белән классик чалбар һәм жилет.

Сез үзегез кайсы елларның модасын якын итәсез?

– Миңа 60нчы еллар модасы ошый. Ябык, акцентлы күлмәкләр, якалар, муфталар, эшләпәләр.

Гадәттә ирләр заманча моданы аңламый, ә хатын-кызлар башка хатын-кызлар өчен киенә, сез моның белән килешәсезме?

– Ир-атлар нәфис хатын-кызларны күрергә тели, аларга бу җитми. Чөнки күп нәрсә балачактан килә, дөньяны эстетик кабул итүнең нигезләре шул чакта ук салына. Ә күп кенә хатын-кызлар өйдә дә, урамда да спорт киемнәре белән йөри. Мин – нәфислек өчен. Беренче чиратта, хатын-кыз, әлбәттә, үзе өчен һәм кая баруына карап киенергә тиеш. Башкаларның фикереннән бәйсез булырга кирәк.

Хатын-кыз иренең теләгенә һәм фикеренә колак салып киенергә тиешме?

– Һәрвакыт колак саларга кирәкми. Әгәр дә ул сезне берәр җиргә чакырган икән, сез аңа ошаганча киенә аласыз. Әгәр дә ул тәнгә ятып торган күлмәкләрне ярата икән, шундый күлмәк һәм аның өстеннән кардиган кияргә мөмкин. Менә шундый компромисс.

Хатын-кызлар гардеробында нинди проблемалар белән очрашасыз? Бу яшь белән бәйлеме?

– Еш кына бу – киемнәрнең актуаль булмавы яки аларның бертөрле булуы. Бер төстәге һәм модельдәге чалбарлар, бер-берсенә охшаган күлмәкләр.

Ә ир-атларның гардеробларында нинди проблемалар бар?

– Шулай ук актуаль булмаган әйберләр, һәм еш кына киемнәрнең искергән булуы яки спорт стиле өстенлек итү. Ир-ат гардеробын тагын да төрлерәк һәм кызыклырак итәргә теләр идем.

Клиентларыгыз белән аңлашылмаучанлыклар булганы бармы? Сез образлар сайладыгыз, стилен үзгәрттегез, ә аннары әлеге кеше кабат элеккеге әйберләренә кайта...

– Булгалый. Кибеткә барганчы, без гардеробны тикшереп чыгабыз. Шопингка чыгар алдыннан мин клиентым белән сөйләшәм. Кеше төптән үзгәрешләр теләгән очракта, ул аларга әзер булырга тиеш.

Үзегезгә киемнәрне ничек сайлыйсыз?

– Миңа хәзер дизайнер әйберләре ошый. Хәзер Россиядә дә дизайнерлар күп. Мин итәк, күлмәк, костюм, бизәнү әйберләрен яратам. Стилист булып инде 20 елдан артык эшлим. 2000 елларда Мәскәүдә, Миланда укыдым.

Бу язда нәрсәләр модада булачак?

– Хәзер тенденцияләрне төгәл үтәргә кирәкми. Кеше үзенә ни ошый, шуны сайлый ала. Шулай да тенденцияләр турында сөйләсәк, бу язда күпкатлылык модада кала. Ялтыравыклы шортылар, тәннең кайбер өлешләрен ачык калдыру. Мисал өчен, муенны, иң башларын ачык калдыру. Макси һәм тезгә кадәр карандаш-итәкләр модада кала. Үтәкүренмәле, металлсыман тукымалар, бахрома, бордо төсе модада. Ир-атларда ачык палитра хуплана: ачык зәңгәр, лайм, алсу, пастель тоннары. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен каешлар, авиатор күзлекләр, зур сәгатьләр, лоферлар һәм кроссовкалар модага кайтачак.

«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә. Авторы: Юлия Зәйнуллина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100