«Бу яшьтә чишенүдән туктагыз»-Лолита Милявская ябыкканнан соң төшкән фотосын күрсәтте
Россия йолдызы 15 кг га ябыккан.
Россия йолдызы Лолита Милявская купальниктан төшкән фотосын куеп, матур гына буй-сыны белән мактанды. 58 яшьлек җырчы имиджын тулысынча үзгәрткән. Ул нык ябыккан, 15 кг нан артык авырлыгын ташлаган.
«Минем формаларым ничек сезгә?» — дип сорау биргән җырчы виртуаль дусларына.
«Буй-сыныгызны каплап йөрергә вакыт инде», «Нинди форма инде монда», «Безгә нәрсәгә инде сезнең формагыз», «Бу яшьтә чишенүдән туктагыз инде. Матур түгел бит», — дип үз фикерләрен калдырган инстачылар.
Икенче төркем инстачылар Лолитаның ихтыяр көченә сокланган, ябыгу рецептын сораган. «Син искиткеч», «Буй-сының шәп», «Син — йолдыз» кебек комментарийлар калдырганнар.