Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу яшь егет эшлиме соң?»: Гөлназ Сираеваны ире турында сорап аптыраталар

news_top_970_100
«Бу яшь егет эшлиме соң?»: Гөлназ Сираеваны ире турында сорап аптыраталар
Фото социаль челтәрдән алынды

Безнең халыкта, ни сәбәпледер, яшь аермасы белән өйләнешкән парлар кызыксыну тудыра. Үзеннән яшьрәк егеткә кияүгә чыккан Гөлназ Сираева да соңгы арада виртуаль дуслары тарафыннан чамадан тыш игътибар тоядыр, мөгаен. Халык Гөлназга тормыш иптәше, алып баручы Илгиз Асылгәрәевкә кагылышлы сорауларны, вакыт-вакыт төртмәле комментарийларны юллап кына тора. Җырчы аларга җавап бирә-бирә арып та китмәдеме икән инде?

Бу юлы бер язылучысы Илгизнең эшләү-эшләмәве белән кызыксынган. Гөлназга салынып яши, дип уйладылармы икән?

«Бу яшь егет эшлиме соң? Әллә???» – дип сораган ул Гөлназдан.

Гөлназ Сираева, Илгизнең популяр алып баручы икәнлеген ассызыклап, аның сәхифәсенә кереп карарга киңәш иткән.

Тик: «Бу бит эш түгел. Күңел ачу гына. Берәр белеме бармы соң?» – дип, сораштыруны дәвам иткән бу язылучысы.

Алып баручылар! Сез, гомумән, эшлисезме ул? Бу бит – эш түгел, күңел ачу! Барыгыз, эшләгез!

Илгизнең дә, минем дә икешәр югары белемебез бар. Илгиз – юрист. Эш тәҗрибәсе дә бар. Икенче дипломы буенча – режиссер. Мин мәдәният институтының вокал-хор бүлеген тәмамладым. Икенче белемем – психолог-консультант, – дип җавап кайтарган бу сүзләргә җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100