Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу хәл булган иде бугай» - дежавю хисенең нинди куркынычы бар?

news_top_970_100
«Бу хәл булган иде бугай» - дежавю хисенең нинди куркынычы бар?
https://pixabay.com/

Невролог Владимир Михайлов дежавю хисенең нәрсә аңлатуы турында «Доктор Питер» басмасына сөйләгән.

Аның сүзләренчә, баш мин эшчәнлеге бозылган кешеләрдә дежавю күзәтелергә мөмкин. Стресс, арыганлык, йокы җитмәүнең дә дежавю барлыкка китерүе ихтимал. Бу очракта организмга ял бирергә кирәк.

Моннан тыш, эпилепсия белән авыручы кешеләр дежавю хисеннән интегергә мөмкин.

Баш миендә шеш булса да дежавю барлыкка килергә мөмкин. 

Шуңа күрә табибларга күренеп торырга, тикшеренергә, мәсәлән МРТ ясатырга, кирәк, диелә хәбәрдә.

  • Дежавю́ яки дежа вю — психик халәт, кеше үзен шушындый очракта яки бу урында моңа кадәр дә булган кебек хис итә. Ләкин бу «истәлекне» конкрет мизгел белән бәйләп аңлата алмый (Википедия)
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100