Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу хакта сүз яшьләрсез сөйли алмыйм» – Миләүшә һәм Данир Сабировлар гаиләсендә сөенеч

news_top_970_100
«Бу хакта сүз яшьләрсез сөйли алмыйм» – Миләүшә һәм Данир Сабировлар гаиләсендә сөенеч
социаль челтәрләр

Миләүшә һәм Данир Сабировлар гаиләсендә зур сөенеч. Аларның инде 3 яшеннән бирле нәфис гимнастика белән шөгыльләнүче олы кызлары Мәрьям бик мөһим ярышларда уңышлы чыгыш ясаган. Тиздән аңа «Россиянең спорт мастеры» исеме биреләчәк. Бу хакта Сабировлар икесе дә сторисларында сөйләде.

«Мәрьям Россия Кубогында чыгыш ясады. Бу хакта күз яшьләрсез сөйли дә алмыйм. Мин — шатланганда да, кайгырганда да елый торган кеше. Әлеге ярышлар безнең өчен бик мөһим иде. Алар аңа инде июль ахырыннан бирле әзерләнделәр. Көнгә сигезәр сәгать шөгыльләнделәр. Аягында җәрәхәт булу сәбәпле, Мәрьям тренировкалардан кайтып елый иде. Аягына мазьлар сөртеп, авыртуны баса торган дарулар эчеп тордык.

Шуңа да карамастан, без бу ярышларга бармый кала алмадык. Анда чыгыш ясау «Россиянең спорт мастеры» исемен алу мөмкинлеге бирә. Кызлар команда белән чыгыш ясады.

«Син аягы авырткан килеш баланы ничек җибәрә алдың?» – дип әйтүчеләр бар. Балалары спорт белән шөгыльләнмәгән әти-әниләр мине аңламаслар. Бүген мин үз-үземне кая куярга белмәдем. Кер дә үтүкләп карадым. Магний эчтем, тынычланырга тырыштым. Вакыт үтми дә үтми. Ә менә алар чыгыш ясаган вакытта катып калдым, суларга да куркып утырдым», – дип, үзенең хис-кичерешләре белән елый-елый уртаклашкан Миләүшә Сабирова.

Әти-әниләренең бик нык борчылып торуларына карамастан, Мәрьям әлеге Екатеринбургта узган ярышларда бик уңышлы чыгыш ясаган һәм аннан югары баллар җыеп кайткан.

Фото: © социаль челтәрдән

Фото: © социаль челтәрдән

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 сентябрь 2024
    Исемсез
    Афарин! Матур гайлә, күз тимәсен🤲
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100