«Бу хакта ирләргә әйтергә ярамый»: аналыкларын алдырткан хатын-кызлар язмышы
Медицина күрсәткечләре буенча аналыкны муентыгы белән алдыру операциясе – киң таралган операцияләрнең берсе. Ул гистерэктомия дип атала. Аны Россиядә ел саен 100 мең хатын-кызга ясыйлар. Әлеге операцияне кичергән хатын-кызлар белән «Афиша Daily» порталы корреспонденты сөйләшкән.
Н. (47 яшь):
«Беренче баламны тапкан вакытта табиб, аналык муентыгын кулы белән ачып, бала табу вакытын стимулировать иткән иде. Шуннан соң гинекологларга карата карашым үзгәрде. Узган елның язында диспансеризация вакытында «Сезнең монда хәлләр яхшы түгел. Бәлки, рактыр. Ул булмаса да, барыбер алып атачаклар», – дип, операциягә әзерләнергә кирәген әйттеләр. Узидан карап,4 миома таптылар. Җәй көне начар төзәлә дип, операцияне көзгә калдырдык. Бераздан кан китте, һәм мин хатын-кызлар консультациясенә бардым. «Я Хода», – дигән сүзләр белән табиб ашыгыч ярдәм машинасы чакыртты. Өлкә хастаханәсендә миңа ашыгыч рәвештә операция ясап, аналыгымны муентыгы һәм көпшәләре (шейка матки и трубы) белән алдылар.
Мин операциядән курыкмадым, чөнки моның нәрсә икәнен аңламаганмын, белмәгәнмен. Инде чыгам дигәндә генә, витаминнар белән куелган капельницадан тыным бетә башлады. Аны алгач, кисәк кенә температурам күтәрелде. Авырый башлавым да җомгага туры килгән иде, ә ялларда хастаханәдә шәфкать туташларыннан кала берәү дә юк. Хәлем тагын да мөшкелләнде: температура төшми, муеным лимфа төеннәренең ялкынсынуы аркасында шешеп чыкты. Табиблар авыру сәбәбен таба алмый йөдәде. Мәскәүдән белгеч килеп карады, кан анализларын тикшерделәр. Мине ул вакытта кем генә карамады: стоматологтан алып онкологка кадәр. Дүрт тапкыр КТ ясадылар, көн саен УЗИга йөрттеләр.
Чираттагы табиб килгәндә: «Зинһар, тимәгез әле миңа, бөтен тәнем сызлый», – дия идем. Организмдагы ялкынсыну сәбәбен ачыклый алмагач, табиблар эксперименталь антибиотик бирделәр. Аны кабул иткәч, температурам төште. Бер ай хастаханәдә ятканнан соң, ике атна өйдә дәваландым. Билгесезлек миңа тыныч кына яшәргә ирек бирмәде. Көннәрдән бер көнне үләрмен төсле иде.
Операция алдыннан башка хатын-кызлар тарихларын күп итеп укып, шуны белдем: беренчедән, ирләргә бу операция хакында сөйләргә ярамый, алар шунда ук качачак. Икенчедән, гомерем буе «тышка чыгу» белән кыенлыклар булачак.
Интернетта бу хакта дөрес мәгълүмат аз. Күбесендә әллә нинди куркыныч хәлләр турында язылган. Бер ир кеше, мәсәлән, хатынының аналык алдыру операциясенә каршы булгач, ул бармаган. Ә бит беренче урында синең сәламәтлегең булырга тиеш, ә ирнең бу хакта нәрсә уйлавы түгел. Хатын-кызлар бу очракта теләсә кем турында кайгырта, тик үзләрен генә түгел. Мондый операцияләрдән соң якынлык кылганда ирләренең берни тоймауларын, ә үзләренә авыртканы турында да күп укыдым.
«Операциядән соң беренче урынга үземне куйдым»
Операциядән соң гел ятып кына торгач, мин тазардым. Физик яктан еш кына бик авыр була. Айлык вакыты җиткәндә – бигрәк тә, организм өчен стресс бит ул.
Операция бу очракта үзенә күрә бер фильтр кебек: яныңда булырга тиеш булмаган кешеләрдән коткара. Без аның белән 14 ел бергә булдык. Ул башка шәһәрдә яши иде. Килеп туган кыенлыкларым белән бүлешкәч үк, юкка чыкты. Шулай итеп араларны өзде. Еладым, кайгырдым дип әйтә алмыйм, тик аңа кыен булганда, мин бит янәшәсендә идем. Танышулар сайтындагы анкетамны да алып атмадым. Аралаша башлаганда ук шушы операция хакында сөйләп, үзенә күрә бер эксперимент үткәрдем. Берәүләр моңа тискәре караса, хәлемне сорап язучылар да булды. Ир-атлар арасында да моңа тыныч караучылар табылды.
Табиб киңәшләрен истә тотып эш иткәч, ир кеше белән якынлык кылу вакытында авыртулар булмады, киресенчә, миңа хәзер тагын да рәхәтрәк иде, ләззәтне күбрәк ала башладым. «Авырга узсам» дигән курку да юк. Нәкъ менә шушы хәлләрдән соң, мин үзем турында күбрәк кайгырта башладым. Хәзер беренче урында мин үзем торам. Бу – эгоизм түгел, ә бары үз-үзеңне ярату гына».
«Аналыкны алдыру – хатын-кыз булудан туктадың дигән сүз түгел»
Ю. (42 яшь):
«36 яшемдә аналыкта миома тапкач, лапароскопия ясадылар. Бу – кечкенә генә операция. Барысы да яхшы үтте, әмма бераздан, эндометриоз аркасында, кан килә башлады. Ул үсте, һәм яңа миомалар барлыкка килде. Башта гормональ терапия үттем, аннан инде уколларга ук күчәргә туры килде. Файдасы булмады. Аналыкны алдыру операциясен тәкъдим иткәч, ирем белән киңәшләшеп, бу операциягә риза булдым. Ярты ел буе авырып туйган идем инде.
Безнең икебезгә 6 бала бар (төрле никахтан), шуңа башка бала алып кайтмау мәсьәләсен үзара хәл иткән идек. Гинеколог та аналык алдыруның организмга тискәре йогынты ясамаячагын аңлатты һәм, тормыш моның белән генә бетми, диде.
Төрле сайтлардан кирәкле-кирәксез мәгълүмат укымагач, психологик кыенлыклар да булмады. Табибым шулай кушты. Интернетка бит күпчелектә проблемасы булганнар яза. Әлеге операцияне яхшы гына кичергән хатын-кызлар да күп. Гистерэктомия (аналыкны муентыгы белән алдыру) турында таныш-белешләремнән дә сораштым. Һәр кешенең диярлек шундый операция кичергән хатын-кыз туганы барлыгы ачыкланды.
Операциядән соң беренче 4 көне авыр булды. Ике атна ярымнан соң руль артына утырдым, бер айдан спортзалга йөри, йөзә башладым. Якынлык кылудан да курыкмадым, чөнки хатын-кызның организм төзелеше турында күп белдем. Анатомияне белү яхшы ярдәм итте, югыйсә, физик дискомфорт кичерер идем.
Тормышым элеккечә дәвам итте. Аналыкны алдыру күрем килер алдыннан була торган күкрәк авыртуларына да, аппетитның көчәюенә дә тәэсир итмәде. Башта «бу хакта кешегә әйтергәме икән» дип уйлап йөрдем. Бик күп хатын-кыз ояла, нишләргә белми, алар депрессиядә яши.
Хәзер коуч булырга укыйм, алга таба шундый хатын-кызларга ярдәм итәсем килә. Куркып язучылар күп миңа. Кайбер табиблар «Иреңә әйтмә», – дип тә киңәш бирә икән.
«Мин – хатын-кыз» дип аталган проект оештырдым. Анда гинеколог, табиб, коучлар кебек төрле белгечләрне чакырам. Алар хатын-кызларга сәламәтлек турында сөйли, аңлаталар. Уңай тәҗрибә белән күбрәк бүлешергә кирәк, югыйсә, Интернетта гел тискәре әйберләр язылган. Аналыкны хатын-кыз белән ассоцияләштерүчеләр дә байтак. Үз тәнеңне һәм анда барган процессларны белү мөһим. Проектның максаты: шушы хакта сөйләү, аңлату. Гистерэктомия турында берни белмәү аркасында, еш кына хатын-кызлар депрессиягә бирелә, ә әйләнә-тирәсе аңа тискәре карый башлый. Моңардан оялудан туктарга вакыт.
«Тумаган балаларым янына китәр идем»
О. (36 яшь):
«24 яшемдә бер аналык көпшәсен (маточная трубка) алдылар. Аналыктан тыш йөклелекнең 9нчы атнасы иде ул. Аналык көпшәсе деформацияләнгән иде. Өч елдан соң, әбием үлгән көнне, үземнең авырлы икәнемне белдем. Борчылуым аркасында, бу баламны да югалттым.
2014 елда мин кабат балага уздым. Эчем авыртуга зарланып, табиб янына баргач, ул вакытта да миңа аналыктан тыш үскән йөклелек турында хәбәр иттеләр. УЗИ вакытында мине ашыгыч рәвештә хастаханәгә озаттылар. Аналык көпшәсе шартласа, мине коткарып кала алмаячаклар иде. Терелгәч, ЭКО ясатырга була, дип юаттылар.
ЭКО ясатуның иң кыены: гел табибларга күренеп тору. Күбесе бу адымнан кире кайтырга кыстый иде. Ә минем бик тә әни буласым, баламны сөеп, аның исенә изрисем килде. Башта барысы да яхшы барды. Бераздан кан килә башлады, мин кичекмәстән табибка бардым. Онкоцитология күрсәткечләре дә нормада булуга карамастан, «дисплазия» (эпителий күзәнәкләренең структур яктан үзгәрүе) диагнозы куйдылар һәм биопсиягә җибәрделәр.
Бу куркыныч көнне бик онытасым килә дә... Ирем белән бергә, эссе, кояшлы көнне, табибны көтеп, ике сәгать буе хастаханә ишегалдын таптадык. Барысы да яхшы буласына ышансам да, эчтән көйдем. Табиб сүзләрен аңламадым, «Мин үләмме? Бу – ракмы? Яши аламмы, ә бала таба алачакмынмы?» – дип сораулар яудырдым. Табиб, башын иеп кенә, соң булуын һәм дәваланырга кирәклеген әйтте. Аннан чыккач: «Рак. Минем беркайчан да балам булмаячак. Аерыл», – дидем иремә. Хастаханәдән ничек чыкканымны хәтерләмим...
Диагнозның дөреслеген исбатлар өчен кабат тикшерделәр. «Аналык муентыгы яман шеше» дигән диагноз расланды. Онколог кичекмәстән операция ясарга кирәклеген төшендерде. Минем инде ул вакытта ук хәлем әйбәт түгел иде: температура, баш әйләнә, апатия, аппетит юк. Мондый халәт биопсия алганчы ук бар иде инде.
Баласыз калудан куркып, бу операциядән баш тартучылар да бар. Минем белән бер палатада яткан кызлар шушы хәлләр өчен үзләрен гаеплиләр иде. Аларның сайлау мөмкинлеге булган: аналыкны тулысынча алдыру яисә шешне генә кисеп алу. Тик аларда да метастазалар китеп, рецидив барлыкка килгән иде. Минем очрак андый түгел. Миңа операция ясап, аналыкны, муентыгын алдылар, артык иртә климакс башланмасын дип, күкәйлекләрне калдырдылар.
Операция көнне бик борчылдым. Әле яшисе килгәнне, барасы җирләр барлыгын искә төшердем.
Гистерэктомия организм өчен эзсез генә үтми. Эмоциональ яктан таганда атынган сыман: ардыра, елата, апатия, анемия, кан басымы төшә, аяклар шешә, авырта иде...
Эмоцияләрне дөрес кичерергә тырыштым, ирем җилкәсенә ятып елап та алдым. Рәсем ясый, постлар яза идем. Операциядән соң иң беренче чиратта ана була алмавымны уйладым. Иремә күбесе: «Ул иртәме, соңмы барыбер үләчәк. Син әле яшь, нәрсәгә ул сиңа», – дигәннәрен дә беләм. Миннән күбесе баш тартты. Бәйрәмнәрдә мин бер генә теләк тели идем: яшәргә!
Дөресен генә әйткәндә, «ирем китәр» дип уйлаган идем. Мин моңа әзер дә идем, ахры. Ә ул, киресенчә, икенче яктан ачылды. Операциядән соң, эшеннән ял алып, мине карады, ашарга пешерде, гомумән, миңа бар яклап тернәкләнергә ярдәм итте.
«Рецидив булса, үләрмен» дип курыккан мизгелләрем дә аз түгел. Бигрәк тә төннәрен, уянып, үземнең әле тереме икәнемне аңлый алмаган чаклар булгалый. Елыйм, кайгырам. Тикшеренүләр үткәндә бигрәк тә авыр. Миңа гына түгел, гаиләбездәге бар кешегә дә читен, хәтта әтием дә елый иде. Алар минем белән ничек сөйләшергә, нәрсә әйтергә белми аптырыйлар.
Шундый туганнарыгыз булса, сез аларны кочаклагыз гына, бергә хыялланыгыз. Россиядә түләүсез рәвештә шундый пациентларга булыша ала торган онколог-психологлар җитми. Мин мондый ярдәмнән баш тартмас идем. Хастаханәдәгеләре тынычландыра торган дару гына язып бирә шул, ә түләүлесенә гел акча җитми.
Хәзер минем күңелемдә бары ярату гына яши, минем кайгырырга, үземне жәлләргә вакытым юк. Башта үземнең тумаган балаларым янына китәсем килү теләге көчле булды, тик тормыш дәвам итә».