Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бу - уен. Беркемгә сөйләмә». Уфада ушу тренеры нәни кызга карата җенси гамәл кылган

36 яшьлек ир-атны 14 елга төрмәгә озаттылар.

news_top_970_100
«Бу - уен. Беркемгә сөйләмә». Уфада ушу тренеры нәни кызга карата җенси гамәл кылган
https://pixabay.com

Уфада спорт секциясе тренеры булып эшләгән 36 яшьлек ир-атны ирегеннән мәхрүм иттеләр. Ул «14 яше тулмаган балага карата, аның үзен яклый алмавын файдаланып, сексуаль характердагы гамәлләр кылу» маддәсе буенча гаепләнгән. Бу турыда Башкортстан прокуратурасына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Прокуратура белешмәсе буенча, Калинин районындагы балалар үзәкләренең берсендә ушу секциясе тренеры җиде яшьлек кызга карата сексуаль характердагы гамәлләр кылган. Ул үзенең бу эшен уен дип атаган һәм беркемгә дә сөйләмәскә кушкан. Кыз бала секциягә йөрүдән баш тарткан һәм барысын да әнисенә сөйләп биргән.

Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат гаебен танымый. Суд аны 14 елга ирегеннән мәхрүм итә, бу вакытын ул каты режимлы колониядә уздырачак, аннары тагын 1 ел 6 айга иреге чикләнәчәк. Моннан тыш, ир-атка балигъ булмаган балалар белән педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнү тыела, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100